Дрезденда Фраунгофер Институты һәм Казан Милли Тикшеренү Техник Университеты арасында үзара аңлашу турында Меморандум имзаланды

2016 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

2016 елның 2 июнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы Татарстан делегациясе Дрезден шәһәренә визиты кысаларында лазер технологияләре өлкәсендәге Фраунгофер Институтында (Fraunhofer IWS) булдылар. Андагы очрашу вакытында Фраунгофер Институты (Fraunhofer IWS)  һәм А.Н.Туполев исемендәге Казан Милли Тикшеренү Техник Университеты (КНИТУ-КАИ) арасында үзара аңлашу турында Меморандум имзаланды. Ике як лазер технологияләре өлкәсендә (Fraunhofer IWS) һәм (КНИТУ-КАИ) арасында    хезмәттәшлекне киңәйтергә уйлый.

Имзаланган документта күренгәнчә, уртак планнарны тормышка ашыру өчен халыкара хезмәттәшлекне үстерү һәм киңәйтү максаты белән Фраунгофер җәмгыяте һәм КНИТУ-КАИ үзара хезмәттәшлекне үстерүдә имзаланган үзара аңлашу турындагы Меморандум нигезендә ярдәм итәргә ризалаштылар.

Рөстәм Миңнеханов барында Фраунгофер Институты (Fraunhofer IWS)  һәм А.Н.Туполев исемендәге Казан Милли Тикшеренү Техник Университеты (КНИТУ-КАИ) вәкилләре документка имза аттылар. Фраунгофер Институты буйлап экскурсия булып узды, кунакларга лабораторияләрне, лазер үзәген һәм башкаларны күрсәттеләр.

 Мәгълүмат өчен:

Фраунгофер Институты материаллар һәм фотоника технологияләре өлкәсендә тикшеренүләр белән шөгыльләнә, лазерлы техника өлкәсендә тикшеренүләр үткәрә (лазерлы эретеп ябыштыру, лазерлы кисү, лазерлы ныкландыру), өске технологияләр, юка пленкаларны микроэшләүләр һәм нанотехнологияләр өлкәсендә эшли.

 (ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары кулланылды)  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International