"Bosch" алман компаниясе делегациясе белән очрашу

2016 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

2016 елның 2 июнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков «Bosch» иминлек системалары» компаниясе башкарма Вице-Президенты Роберт Мулац башлыгындагы «Bosch» алман компаниясе делегациясе белән очрашты.

Очрашу барышында Роберт Мулац «Аэрофлот» авиакомпаниясе тарафыннан 17 июньдә башланачак Казан – Франкфурт – Казан маршруты буенча турыдан-туры даими рейслар ачылышына шат булуын белдерде һәм бу вакыйга Россия-Германия эшлекле хезмәттәшлеге өчен яңа мөмкинлекләр ачачагы турында  әйтте.

«Bosch» иминлек системалары» компаниясе бөтен дөньяда мәгълүмати  иминлек  өлкәсендә инновацион хезмәт күрсәтүне тәкъдим итә. 1985 елда нигезләнгән әлеге компания мониторинг һәм коммуникацион хезмәт күрсәтүләрне тәкъдим итү үзәге буларак соңгы ун елда бизнес-процессларда аутсорсинг хезмәтен күрсәтүче глобаль компаниягә әверелгән. Компаниянең штаб-квартирасы Франкфурт-на-Майне (ГФР) шәһәрендә урнашкан.

Очрашу вакытында Илдар Халиков Германия Федератив Республикасы белән тыгыз хезмәттәшлек турында сөйләде һәм хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дрезденда эш сәфәрендә, дип белдерде. Алга таба ул кунакларга «Bosch» компаниясенә Татарстан Республикасында  «Иннополис» МИЗ, «Алабуга» МИЗ һәм «Мастер» КИП мәйданчыкларында инвестицион мөмкинлекләрне тәкъдир итте.

2015 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы һәм Германия  Федератив Республикасы арасында икеяклы тышкы сәүдә әйләнеше якынча 1,2 млрд. АКШ доллары тәшкил иткән. Тышкы сәүдә әйләнешендә экспорт һәм импорт операцияләре 54,2 һәм 45,8 процент булган. Россиягә карата икътисади санкцияләр булуга карамастан 2014 ел белән чагыштырганда тышкы сәүдә әйләнеше 1,5 тапкыр кимегән, бүген Татарстан белән 90 артык алман компаниясе хезмәттәшлеген дәвам итә.

Татарстан Хөкүмәте башлыгы вакыты белән ике арада тышкы икътисади мөнәсәбәтләр элеккеге дәрәҗәсенә кайтыр, хәтта яңа югары күрсәткечләргә  ирешү мөмкин булыр, дип өмет белдерде.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International