Татарстан Республикасы Президенты башлыгында Татарстан Республикасы делегациясе Дрезденда кайбер сәнәгать предприятиеләре эшчәнлеге белән танышты

2016 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

2016 елның 2 июнендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы Татарстан Республикасы делегациясе составында Дрезденда кайбер инновацион сәнәгать компанияләрендә булды.

Рөстәм Миңнехановны һәм аны озатып йөрүчеләрне EAST-4D Carbon Technology GmbH компаниясе лабораторияләре һәм цехлары белән таныштырдылар. Әлеге компания 4D технологиясен кулланып җепсел композицион материаллардан продукция җитештерү һәм дизайн, проектлар эшләү белән шөгыльләнә. Компаниянең продукциясе – җепсел углерод материаллары нигезендә җиңел конструкцияләр, авиация өчен (Aerobus һәм Boeing), автомобиль төзелеше сәнәгате (Rolls Royce), машина төзелеше һәм компонентларның югары дәрәҗәдә ышанычлы һәм ныклылык таләп ителгән башка өлкәләрендә кулланыла. Компаниянең әйләнеше 6 млн. евродан артык, хезмәткәрләр саны – 50 кеше.

Татарстан Республикасы делегациясе Micromat GmbH компаниясендә булды, анда югары дәрәҗәдә төгәл кисеп эшкәртүләр өчен станоклар җитештерү һәм технологияләр булдыру белән шөгыльләнәләр. Компания  Германиянең машина төзелеше предприятиеләренең иң өлкәннәреннән санала. Бүгенге көндә станок төзелеше өлкәсендә предприятие дөньяда әйдәп баручы югары технологик фирмалар белән беррәттән лидирлык позицияләрендә тора.   Әлеге компаниянең станоклары сәнәгатьнең төрле өлкәләрендә кулланыла, шул исәптән, авиация-космик, энергетик өлкәләрдә. Компаниянең әйләнеше 12 млн. евродан артык. Хезмәткәрләр саны – 200 якын кеше.

Micromat  1993 елдан алып Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе белән хезмәттәшлек итә. 1994-1995 елларда Micromat Татарстан Республикасына  22 станок китергән.

 

(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары кулланылды)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International