2016 елның 17 июненнән атнага ике тапкыр (дүшәмбе һәм җомга көннәрендә) Аэрофлот компаниясе Казан аэропортыннан Франкфурт шәһәренә даими турыдан-туры рейслар белән пассажирлар ташуны башлый.
Казаннан очыш 9.45, анда төшү 13.45. Франкфурттан кире кайту рейсы 14.20 оча һәм Казанга 19.20 төшә. Ике якка очу бәясе эконом-класс өчен 25 мең сум, бизнес-класс өчен 60-70 мең сум тәшкил итә.
Турыдан-туры очышларны заманча уңайлы булган Airbus A320 һава суднолары башкарачак.
“Татар-информ” МА материаллары буенча:
http://www.tatar-inform.ru/news/kazan/2016/05/18/504469/