Татарстан Республикасы делегациясенең Германияга эш визиты

2016 елның 1 июне, чәршәмбе

2016 елның 1- 3 июнь көннәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең Германия Федератив Республикасына эш сәфәре башланды. Делегация составында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, республиканың министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, югары уку йортлары һәм предприятиеләр вәкилләре бар.

Өч көнлек эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы делегациясе Саксония һәм Тюрингиядә булачак.

1 июнь Дрезденда татар шагыйре Габдулла Тукай тууына 130 ел тулуга багышланган тантаналы кичә булып узды.    

2 июнь эш визитының эшлекле өлеше Саксония предприятиеләрендә һәм кайбер сәнәгать мәйданчыкларында булудан башланачак. Бу шул исәптән, Eberspacher Exhaust Nechnology (автотехника өчен катализаторлар җитештерүче), EAST 4-D Carbon Technology (композит материаллардан җиңел конструкцияләр җитештерү), Micromat (машина төзелеше һәм станоклар төзелеше өлкәсендә югары технологияле инженер компаниясе) компанияләре.  

Дрезденда «Саксония – Татарстан» эшлекле форумы узачак, анда Россиянең алдынгы төбәкләренең берсе булган Татарстан Республикасының сәнәгать һәм инвестицион потенциалы тәкъдир ителәчәк. Татарстан Республикасы сәнәгать потенциалын Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов тәкъдир итәчәк.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның  Саксония Премьер-министры Станислав Тиллих белән очрашуы, Фраунгофер материаллар һәм лазер технологияләре институтына баруы һәм башкалар планлаштырылган. 

3 июнь көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең Тюрингиядәге алман  партнерлары белән очрашулар үтәчәк.

Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүче затлар Analytik Jena AG, Jena-Optronik компанияләр эшчәнлеге, Лейбниц исемендәге фотон технологияләр Институты белән танышычаклар. Көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президентының Тюрингия Премьер-министры Бодо Рамелов белән очрашуы, Татарстан Республикасы һәм Тюрингия арасындагы хезмәттәшлек турында документны имзалау планлаштырылган.

Мәгълүмат өчен:

Германия Татарстан Республикасының әйдәп баручы тышкы икътисади партнерларының берсе. Татарстан Республикасы һәм Германия арасында тышкы сәүдә әйләнеше 2015 елда 1 млрд евродан артык тәшкил итте.

Татарстанда Германиядән чит ил инвестицияләре белән 80 предприятие эшли.

Республикада уңышлы гына әйдәп баручы германия фирмалары эшләп килә: бу- "Сименс" (элемтә, энергетика, лизинг җиһазлары); "БАСФ" (химия продукциясе); "Бош" (машина төзелеше); "Краус Мафай" (нефть химиясе); "Линде" (химия); "Кнорр-Бремзе" (КАМАЗ комплектлау әйберләре); "Цанрадфабрик" ("КАМАЗ" тапшырулар тартмасы); "Фойт" (автоматик тапшырулар тартмасы); "Сария Био Индастриз" (хайван чималын эшкәртү) һәм башкалар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International