2016 елның 2 июнендә ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Саксония (Алман Федератив Республикасы) Премьер-министры Станислав Тиллих белән очрашуында катнашты. Очрашу Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы Татарстан делегациясенең Дрезден шәһәренә визиты кысаларында узды.
Кунакларны сәламләп, Станислав Тиллих Саксония белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләр күптән дустанә рәвештә, шуңа күрә, Рөстәм Миңнехановны саксония җирендә кабат күрү икеләтә шатлыклы, дип билгеләп үтте. Шулай ук, ул искә төшергәнчә, нәкъ менә агымдагы елда аның Татарстан Республикасына чираттагы визиты планлаштырылган (элегәре Тиллих әфәнде Татарстанда 2009 елда булган иде).
Станислав Тиллих Бундестагта Россия һәм Германия арасында мөнәсәбәтләрне үстерүгә җаваплы төркемне җитәкләве турында мәгълүмат бирде. Бу Германия белән Россия арасындагы һәм дә безнең илләрнең регионнары Саксония белән Татарстан Республикасы арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуда мөмкинлекләр күп булачак дип өметләнергә нигез бирә, - дип белдерде Тиллих әфәнде.
Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, ТР делегациясен җылы кабул иткән өчен Саксония җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде. “Без Дрездендагы программаның бай эчтәлекле булуыннан бик тәэсирле калдык, инде берничә инновацион сәнәгать предприятиедә булдык, лазер технологияләре өлкәсендәге Фраунгофер Институты эшчәнлеге белән таныштык, "Саксония – Татарстан" икътисади форумын уздырдык”,- диде Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, "Саксония – Татарстан" икътисади форумы барышында күп кенә эшлекле элемтәләр урнаштырылды, Германия төбәге буларак Саксониянең икътисадый һәм сәнәгать потенциалы турында актуаль мәгълүмат ачыкланды. Без саксония бизнесы вәкилләренең безгә карата кызыксыну һәм илфат күрсәткәннәрен, инде урнаштырылган элемтәләрне ныгытуга теләкләре булуларын күрдек", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Алга таба очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Станислав Тиллих хезмәттәшлекне үстерү һәм ныгыту мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бүген Саксония һәм Татарстан – ике регион үзара хәрәкәтенә яңа импульс бирүгә вакыт җитте, чөнки бу яңа перспективаларга ия. “Бүгенге очрашулар күрсәткәнчә, безнең ике яклы файдалы хезмәттәшлек итү өчен кулланыр мөмкинлекләр чиксез,-диде ул. Безгә эшлекле даирәләр эшен активлаштыру зарур”.
(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары кулланылды)