2016 елның 31 маенда Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә агымдагы елның беренче кварталында Татарстанның кече нефть компанияләренең эш нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә булып узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президент Аппараты вәкилләре, республиканың министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, Татарстанның кече һәм эре нефть компанияләре җитәкчеләре катнашты.
Татарстан нефтьчеләре агымдагы ел башыннан 8 млн 615 мең тонна нефть чыгарганнар, бу узган ел дәрәҗәсенең 104,7 процентын тәшкил итә.
Татарстанның кече нефть компанияләре тарафыннан 1 млн 768 мең тонна нефть чыгарылган, бу планлаштырылганнан 138 мең тоннага күбрәк.
Республиканың кече нефть компанияләре барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 10,8 млрд сум акча күчерделәр, Татарстанның консолидацияләнгән бюджетына исә – 1,768 млрд. Файдалануга 58 скважина тапшырылган. Югары үзлекле запасларны чыгару буенча актив эш алып барыла.
2016 елның 31 маенда ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Норвегия корольлегенең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы Вәкаләтле илчесе Лейдульв Атле Намтведт башлыгындагы Норвегия делегациясе белән очрашты.
Очрашуда Норвегия Корольлеге тарафыннан Норвегия корольлегенең Россиядәге Илчелеге вәкилләре, Россия-Норвегия сәүдә палатасы җитәкчеләре дә катнашты.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узган очрашуда Татарстан һәм Норвегиянең сәнәгать һәм инвестицион потенциалы презентациясе булып узды, Татарстан һәм Норвегия сәүдә-икътисади хезмәттәшлегенең перспектив юнәлешләре каралды.
Россия һәм Норвегияне күптәнге нәтиҗәле мөнәсәбәтләр бәйли һәм Татарстан аларны төрле өлкәләрдә алга таба үстерүне дәвам итәргә әзер. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов корольлек делегациясен шулай итеп сәламләде.
Очрашуда Норвегия корольлеге тарафыннан Гадәттән тыш һәм Тулы Вәкаләтле илче Лейдульва Намтведта, илчелекнең икътисад мәсьәләләре буенча киңәшче Стефание Бьеру, сәүдә буенча киңәшче Фруде Му, мәгариф, фән һәм технологияләр буенча киңәшче Сверре Рустад, энергетика һәм экология буенча киңәшче Ларс Лунден, шулай ук Россия-Норвегия сәүдә палатасы башкарма директоры Ярле Форборд һәм Россиядәге Россия-Норвегия сәүдә палатасы вәкиле Владимир Багреев катнашты.
Татарстан һәм Ростехнадзор арасында системалы һәм конструктив эш төзелгән. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча Федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары (Ростехнадзор) Александр Рыбас белән эшлекле очрашуында белдерде.
Ростехнадзорда хезмәт итүче коллегаларыбызның нәтиҗәле эшчәнлекләре, уртак сорауларны чишкәндә аларның таләпчән һәм оператив булулары аркасында республикада эре сәнәгать инвестицион проектлар уңышлы гына тормышка ашырыла”,- дип билгеләп үтте Татарстан лидеры.
2016 елның 30 маенда Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Казан филиалы Кама полимер материаллары заводында булды. Ул җитештерү һәм предприятие тарафыннан чыгарыла торган продукция белән танышты.
Кама полимер материаллары заводы - сыгылмалы индустриаль төрү әйберләре һәм полимер композицияләр җитештерүчеләрдән әйдәп баручы заводларның берсе. Җитештерү ике мәйданда оештырылган – Казан һәм Түбән Кама шәһәрләрендә.
2016 елның 28 маенда Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары –ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Хабаровск крае делегациясе вәкилләре белән очрашуында катнашты.
Хабаровск крае Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктор Марценко башлыгындагы Хабаровск крае делегациясе Татарстанга эш визиты белән килде.
Хабаровск крае куәтле регион буларак бөтен ил өчен бик мөһим", - диде Рөстәм Миңнеханов, кунакларны сәламләп.
2016 елның 27 маенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Россия - ислам дөньясы” стратегик күзаллау Төркеменең пленар утырышы булып узды.
Утырышта РФ тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Богданов, Ислам банкы үсеше президенты доктор Әхмәт Мөхәммәт Али һәм башкалар катнаша.
Утырышта катнашучыларны сәламләп Рөстәм Миңнеханов искә төшерде: узган ел Мәскәүдә “Россия - ислам дөньясы” стратегик күзаллау Төркеме яңартылган составының беренче утырышы узган иде.
Ул Россия Президенты Администрациясе, РФ тышкы эшләр министрлыгы җитәкчелегенә әлеге чараны үткәрүдә ярдәмнәре өчен, шулай ук ислам хезмәттәшлеге Оешмасын, Ислам банкы үсеше һәм башка партнерларга өлеш кертүләренә рәхмәтен белдерде.
2016 елның 26 маенда Түбән Камада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Химик Көненә багышланган тантаналы чарада катнашты. Бәйрәм тантанасы “Нефтехимик” боз сараенда узды.
Чара башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов Татарстанның нефтехимия тармагы предприятияләренең күргәзмәсен карап узды.
“Бүген без Түбән Камада кабат Химик Көненә багышланган бәйрәмне билгеләп үтәбез,- диде Татарстан Президенты сәламләвендә. Әлбәттә, аерым сүзләр белән республиканың нефтехимия нигезен салычу ветераннарга мөрәҗәгать итәсе килә. Берничә дистә еллар эчендә биредә Европаның эре нефтехимия комплексы пәйда булды”.
2016 елның 26 маенда Горький исемендәге Яшел Үзән заводында Вьетнам хәрби-диңгез көчләре өчен әзерләнгән "Гепард-3.9" фрегатын суга төшерү тантанасы узды. Бу әлеге төр корабльләрне төзү турындагы икенче килешүдән икенче фрегат.
Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары- ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Албер Кәримов, Вьетнам Социалистик Республикасы хәрби-диңгез көчләре комиссары, вице-адмирал Динь За Тхат, "Рособоронэкспорт" АҖ Хәрби-Диңгез Флоты Департаменты җитәкчесе урынбасары Виктор Комаров, «Ак Барс» Холдинг компаниясе» ААҖ Иван Егоров, “Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” ААҖ генераль директоры Ренат Мистахов һәм башкалар катнаштылар.
Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары- ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп болай диде: бүген завод Рссия һәм республика сәнәгате үсешенә әһәмиятле өлеш кертә. Завод эшчеләренә ул хезмәтләре һәм эшләренә тугры калулары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Безнең республикабызның Горький исемендәге Яшел Үзән заводында Вьетнам Социалистик Республикасы өчен заманча корабльләр җитештерү белән горурланабыз”, дип ассызыклады А.Кәримов.
Вьетнам Социалистик Республикасы хәрби-диңгез көчләре комиссары, вице-адмирал Динь За Тхат Вьетнам хәрби-диңгез көчләре җитәкчелеге исеменнән Россия һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә, "Рособоронэкспорт" АҖ җитәкчелегенә, завод хезмәткәрләренә хезмәттәшлек, югары сыйфатлы корабльләр өчен рәхмәтен белдерде.
Әлеге чара кысаларында заводның судно төзелеше җитештерүен үстерүгә керткән өлешләре өчен иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы булды.
2016 елның 26 маенда Түбән Каманың “Нефтехимик” Боз Сараенда Химик Көнен тантаналы бәйрәм итү узачак.
Тантаналы чараларда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, федераль хакимият органнары вәкилләре, Татарстан Республикасы нефть-газ химиясе комплексы җитәкчеләре һәм ветераннары, БДБ илләре нефть химиясе предприятиеләре җитәкчеләре, Казан милли тикшеренү технологик университеты, Казан Федераль Университеты, Түбән Кама химия-технология институты укытучылары һәм студентлары, шулай ук мәктәп укучылары да катнашачак. Катнашучыларның гомуми саны - 4 мең кеше.