ЯҢАЛЫКЛАР


21
июнь, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы Татарстан Республикасы делегациясенең Улан-Батор шәһәренә ике көнлек эш сәфәре кысаларында «Монголия-Татарстан» икътисадый форумы булып узды.  

Форумда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Монголия Милли Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Б.Лхагважав, Россия Федерациясенең Монголиядәге Гадәттән Тыш һәм Тулы Вәкаләтле Илчесе  Искәндәр Азизов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш Агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил  Агиев, Татарстан Республикасы Президенты киңәшчесе Радик Гыйматдинов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, Татарстан һәм Монголия бизнесы вәкилләре катнашты. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы Татарстан Республикасы делегациясе үзенең Монголиягә эш сәфәре кысаларында «Гоби» кәшемир фабрикасына барды. Делегация составына Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш Агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы Идарәсе Рәисе Шамил Агиев һәм башка рәсми затлар керде.  

«Гоби» предприятиесе – Монголия йон һәм кәшемир эшкәртү тармагындагы пионерларның берсе. Ул 1981 елда Япония Хөкүмәте инвестицияләре хисабы ярдәмендә оешып, бүген ул иң эре милли җитештерүче булып тора. 2007 елның июленнән предприятие хосусый предприятиегә хас структура һәм менеджмент белән эшли.


20
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корея Республикасына эш визиты кысаларында Samsung D Light күргәзмә залында булды.

Samsung Electronics бинасында урнашкан яңа технологик тамаша залы җитештерүченең бөтен яңа эшләнмәләрен тәкъдим итә.

Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары өчен тамаша залы буйлап экскурсия оештырылды, анда кунакларга  «Әйберләр Интернеты» технологияләре турында сөйләделәр һәм Samsung «акыллы йорты» ничек оештырылуын күрсәттеләр.

Алга таба Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның  Samsung Electronics компаниясе президенты Парк Санг Джин әфәнде белән эш очрашуы булып узды.

“Без үзебезнең республикага Көньяк Корея бизнесын һәм капиталын җәлеп итүдә кызыксынабыз, үзара файдалы элемтәләрне киңәйтүдә шатбыз һәм һәр яктан ярдәм итәргә әзербез”. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корея-Татарстан эшлекле форумы ачылышында белдерде.

Форум Сеулда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Корея Республикасына эшлекле визиты кысаларында (19-20 июнь) Корея Халыкара Сәүдә Ассоциациясенең (KITA) конференц-залында үтте.

Форумда катнашучыларны сәламләү сүзе белән Корея Халыкара Сәүдә Ассоциациясе Рәисе урынбасары Джанг Гван Ким әфәнде чыгыш ясады. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корея Республикасы Милли җыелышы депутаты, Минчжу демократик партия Рәисе Ким Мин Сок белән очрашу барышында, бүген Россиядә чит ил инвесторлары өчен гаҗәп шартлар тудырылган, дип хәбәр итте. Татарстан Республикасында Көньяк Корея компанияләренә бизнес алып бару өчен иң уңайлы шартлар тәкъдим итәбез, ә Корея инвестицияләрен яклауны гарантиялибез.

Очрашуда Корея Республикасында Россия Федерациясенең Гадәттән Тыш һәм Тулы Вәкаләтле Илчесе Александр Тимонин һәм башка рәсми затлар катнашты. Татарстан Республикасы делегациясе составына Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм башкалар керде. Сеулда Татарстан делегациясе әгъзаларын сәламләп, Ким Мин Сок әфәнде, визит нәтиҗәләре буенча сәяси, икътисади һәм социаль өлкәләрдә уңышлы хезмәттәшлекнең үсәчәген, көтүе турында белдерде. Шулай ук, ул Татарстан Республикасында булырга теләге барлыгын әйтте.   

Сеул шәһәренә якын урнашкан Пангё техно-үзәнендә бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. Татарстан Республикасы делегациясе составына кергән ТР Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов һәм делегация әгъзаларына паркның фәнни-технологик мөмкинлекләрен һәм алга таба үсеш перспективаларын  сөйләделәр. Сорауларга Пангё техно-үзәне президенты Квак Жае Вон әфәнде җавап бирде.

Алга таба, техно-үзәннең презентациясе булып узды. Пангё техно-үзәне Корея Республикасында иң эре технопарк зонасы булып тора. Бүгенге көндә Пангё исәбендә 80 бина бар. Үзән 2005 елда ачылган, проектка гомуми инвестицияләрнең күләме 5 млрд. АКШ доллары тәшкил иткән. Бүген Пангё резидентлары булып 44 консорциум, 1200 резидент-компания тора һәм анда 72 000 кеше хезмәт итә. 2015 ел нәтиҗәләре буенча гомуми керемнең күләме 74 млрд. сум тәшкил иткән. 


19
июнь, 2016 ел
якшәмбе

2016 елның 19 июнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан Республикасы делегациясе  Сеулга (Корея Республикасы) эш сәфәре белән килде. Эш визиты ике көнгә сузылачак (2016 елның 19-20 июнь көннәре). Рәсми делегация составына Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Премьер-министр  урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башка рәсми затлар керде.

Визит кысаларында Lotte Group компаниясенең тәкъдир ителүе, Lotte World күңел ачу паркын карау һәм 123 катлы Lotte World Tower иң биек йортына менү, Пангё (инновацион технологияләр) техно-үзәнендә булу, I-KAIST  компаниясенең (белем бирү һәм бизнес өчен югары технологик эшләнмәләр) күргәзмә залын карау һәм Чхонгечхон елгасының яр буйларын карау планлаштырылган.


16
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген 16 июньдә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасының рәсми делегациясе XX юбилей Петербург халыкара икътисадый форумында (ПХИФ-2016) катнаша. Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы исеменнән делегация составында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов.

Форумда дөньяның 60 иленнән 500 дән артык чит ил компанияләре вәкилләре катнашачак, аерым алганда, АКШ, Франция, Швейцария, Япония, Бөекбритания, Германия, Италия, Финляндия, Кытай, Дания һәм башка илләр. Шулай ук, 600 россия компаниясе, алар санында төбәк һәм муниципаль хакимият вәкилләре,  эре предприятиеләр.

Форум кысаларында Татарстан Республикасы делегациясе "PricewaterhouseCoopers", МSD, General Electric компанияләре вәкилләре, шулай ук, Россиядә кытай эшмәкәрләре берлеге җитәкчелеге һәм россия регионнары— Алтай крае һәм Ленинград өлкәсе губернаторлары белән очрашулар планлаштыра. Икенче көнне, 17 июньдә делегация форумның пленар утырышында катнашачак, анда Россия Федерациясе Президенты В.В.Путинның чыгышы көтелә. Россиянең  инновацион регионнары Ассоциациясе уртак җыелышында һәм  «Россия төбәкләре – үсешнең төп нокталары» панель дискуссиясендә федераль дәрәҗәдә гамәлдә булган инструментлар һәм экспорт ярдәме булган региональ механизмнарның эшен синхронизацияләү хакындагы  сораулар турында сүз барачак. Моннан тыш, Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының милли рейтинг нәтиҗәләре  презентациясе узачак. Бу бөтен ил эшмәкәрләрен сораштыруга һәм 45 күрсәткеч буенча бәяләүне үз эченә ала: көйләүче мохит, бизнес өчен институтлар, инфраструктура һәм ресурслар, кече эшмәкәрлеккә ярдәм. Әйтергә кирәк алдагы 2015 елда тавыш бирү нәтиҗәләре буенча инвестицион рейтингның абсолют лидеры булып Татарстан Республикасы танылды.


15
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 14 июнендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов рәислегендә "Татарстанның иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" республика  конкурсын үткәрү һәм сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте Премиясен алу сорауларына багышланган эш киңәшмәсе булып узды.

Киңәшмәдә ФБУ "ТатЦСМ", "Идел буе сыйфат үзәге" коммерциячел булмаган партнерлык, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының структура бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Алберт Кәримов 2016 елда "Татарстанның иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" конкурсында катнашу өчен республиканың 203 предприятиесе теләге белдерде һәм 447 төр продукция тәкъдим ителә. Оештыру комитеты тарафыннан конкурска тәкъдим ителәчәк продукция һәм хезмәтләрне бәяләү өчен 9 эксперт конкурс комиссиясе  формалаштырылган. Эксперт комиссиясе составына республиканың министрлык, ведомство, профессиональ ассоциация, контроль итүче органнардан  60 белгеч һәм эксперт керде. 


14
июнь, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 14 июнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чабаксарга эш визиты кысаларында Россия иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев һәм РФ Президентының Идел буе федераль округында Тулы Вәкаләтле Вәкиле Михаил Бабичның уртак күчмә киңәшмәләрендә катнашты. Шулай ук, киңәшмәдә федераль министрлыклар һәм ведомство вәкилләре, РФ субъектларының башлыклары катнашты.

Көн тәртибендә ике тема билгеләнде: дәүләт органнары эшендә Интернет челтәрен кулланганда мәгълүмати иминлекне тәэмин итү, шулай ук, көнкүреш һәм сәнәгать калдыклары белән эш иткәндә экологик нормаларны үтәү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International