Сеулда Пангё техно-үзәненә бару

2016 елның 20 июне, дүшәмбе

Сеул шәһәренә якын урнашкан Пангё техно-үзәнендә бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. Татарстан Республикасы делегациясе составына кергән ТР Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов һәм делегация әгъзаларына паркның фәнни-технологик мөмкинлекләрен һәм алга таба үсеш перспективаларын  сөйләделәр. Сорауларга Пангё техно-үзәне президенты Квак Жае Вон әфәнде җавап бирде.

Алга таба, техно-үзәннең презентациясе булып узды. Пангё техно-үзәне Корея Республикасында иң эре технопарк зонасы булып тора. Бүгенге көндә Пангё исәбендә 80 бина бар. Үзән 2005 елда ачылган, проектка гомуми инвестицияләрнең күләме 5 млрд. АКШ доллары тәшкил иткән. Бүген Пангё резидентлары булып 44 консорциум, 1200 резидент-компания тора һәм анда 72 000 кеше хезмәт итә. 2015 ел нәтиҗәләре буенча гомуми керемнең күләме 74 млрд. сум тәшкил иткән.

Пангёның ИТ-тармагы Global ICT Hub зонасында үсеш алган. Бүгенге көндә Global ICT Hub резидентлары булып 80 компания тора, аларның 10 % нано-технологияләр өлкәсендә кулланыла, 20 % - венчур компанияләре. Кореяның күп кенә венчур компанияләре монда урнашкан. Компания хезмәткәрләренең уртача яше -40 яшь. Пангё техно-үзәне өч җитимагый ярдәм үзәгенә ия (дәүләт тарафыннан финанслана): бөтендөнья тикшеренүләр һәм үсеш үзәге (Global R&D centre), креатив икътисад һәм инновацияләр үзәге (Center for Creative Economy and Innovation), кампус стартапы (Startup Campus).

Рөстәм Миңнеханов презентация барышында Пангё техно-үзәнендәге "Зеро сити" махсус территориясе проекты турында тулырак сөйләүләрен үтенде, чөнки анда пилотсыз автомобильләр тест узачак. Техно-үзәннең башкарма директоры Ли әфәнде хәбәр итүенчә, "Зеро сити"да шәһәр мөхитен булдыру планлаштырыла, анда тулысынча шәһәр тормышы булдырылачак, кешеләр яшәү өчен шартлар тудырылачак, әлеге транспорт чаралары тест үтү өчен бөтен мөмкинлекләр булачак.  

Презентация ахырында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пангё техно-үзәне командасын “Иннополис” махсус икътисадый зонасын карарга Татарстанга чакырды.

Алга таба, Татарстан Республикасы Президенты һәм аны озатып йөрүче делегация әгъзаларына техно-үзән территориясе буйлап экскурсия уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International