Бүген 16 июньдә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасының рәсми делегациясе XX юбилей Петербург халыкара икътисадый форумында (ПХИФ-2016) катнаша. Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы исеменнән делегация составында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов.
Форумда дөньяның 60 иленнән 500 дән артык чит ил компанияләре вәкилләре катнашачак, аерым алганда, АКШ, Франция, Швейцария, Япония, Бөекбритания, Германия, Италия, Финляндия, Кытай, Дания һәм башка илләр. Шулай ук, 600 россия компаниясе, алар санында төбәк һәм муниципаль хакимият вәкилләре, эре предприятиеләр.
Форум кысаларында Татарстан Республикасы делегациясе "PricewaterhouseCoopers", МSD, General Electric компанияләре вәкилләре, шулай ук, Россиядә кытай эшмәкәрләре берлеге җитәкчелеге һәм россия регионнары— Алтай крае һәм Ленинград өлкәсе губернаторлары белән очрашулар планлаштыра. Икенче көнне, 17 июньдә делегация форумның пленар утырышында катнашачак, анда Россия Федерациясе Президенты В.В.Путинның чыгышы көтелә. Россиянең инновацион регионнары Ассоциациясе уртак җыелышында һәм «Россия төбәкләре – үсешнең төп нокталары» панель дискуссиясендә федераль дәрәҗәдә гамәлдә булган инструментлар һәм экспорт ярдәме булган региональ механизмнарның эшен синхронизацияләү хакындагы сораулар турында сүз барачак. Моннан тыш, Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының милли рейтинг нәтиҗәләре презентациясе узачак. Бу бөтен ил эшмәкәрләрен сораштыруга һәм 45 күрсәткеч буенча бәяләүне үз эченә ала: көйләүче мохит, бизнес өчен институтлар, инфраструктура һәм ресурслар, кече эшмәкәрлеккә ярдәм. Әйтергә кирәк алдагы 2015 елда тавыш бирү нәтиҗәләре буенча инвестицион рейтингның абсолют лидеры булып Татарстан Республикасы танылды.