Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан Республикасы делегациясенең Сеулга эш сәфәре

2016 елның 19 июне, якшәмбе

2016 елның 19 июнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан Республикасы делегациясе  Сеулга (Корея Республикасы) эш сәфәре белән килде. Эш визиты ике көнгә сузылачак (2016 елның 19-20 июнь көннәре). Рәсми делегация составына Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Премьер-министр  урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башка рәсми затлар керде.

Визит кысаларында Lotte Group компаниясенең тәкъдир ителүе, Lotte World күңел ачу паркын карау һәм 123 катлы Lotte World Tower иң биек йортына менү, Пангё (инновацион технологияләр) техно-үзәнендә булу, I-KAIST  компаниясенең (белем бирү һәм бизнес өчен югары технологик эшләнмәләр) күргәзмә залын карау һәм Чхонгечхон елгасының яр буйларын карау планлаштырылган.

20 июньдә Рөстәм Миңнехановның эш визитының эшлекле өлеше  Чхунчхон-Пукто провинциясе Губернаторы Ли Си Чжон әфәнде белән очрашудан башланачак.

Шулай ук, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов SK GROUP компаниясе (нефть химиясе, энергетика, телекоммуникацияләр), Hyosung GROUP компаниясе (химия сәнәгате, сәнәгать җайланмалары, мәгълүмат технологияләре, сәүдә һәм төзелеш), LS Group компаниясе (электр һәм электрон җайланмалар, машина төзелеше, электр коммуникацияләре) җитәкчеләре белән очрашачак.

Көннең икенче яртысында Samsung Electronics компаниясе президенты Парк Санг Джин әфәнде белән очрашу көтелә.

Сеулда Корея-Татарстан эшлекле форумын уздыру планлаштырыла, анда  Татарстан Республикасының сәнәгать һәм инвестицион потенциалы тәкъдир ителәчәк.

Шулай ук, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Корея Республикасы  Премьер-министры Хван Гё Ан әфәнде белән очрашырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International