Сеулда Samsung D Light күргәзмә залына бару

2016 елның 20 июне, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корея Республикасына эш визиты кысаларында Samsung D Light күргәзмә залында булды.

Samsung Electronics бинасында урнашкан яңа технологик тамаша залы җитештерүченең бөтен яңа эшләнмәләрен тәкъдим итә.

Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары өчен тамаша залы буйлап экскурсия оештырылды, анда кунакларга  «Әйберләр Интернеты» технологияләре турында сөйләделәр һәм Samsung «акыллы йорты» ничек оештырылуын күрсәттеләр.

Алга таба Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның  Samsung Electronics компаниясе президенты Парк Санг Джин әфәнде белән эш очрашуы булып узды.

Рөстәм Миңнеханов  Samsung Electronics компаниясе җитәкчелегенә очрашу һәм презентация оештырулары өчен рәхмәтен белдерде.

“Без сезнең девайсларны актив файдаланабыз, соңгы елларда сез кинәт үсеш алдыгыз, сезнең перспективагыз бик зур”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

«Сезнең продуктларыгыз тормышның барлык тармакларында кулланыла, хәзер Samsung – бөтендөнья лидеры. Без очрашуыбызга бик шатбыз һәм ИТ-технологияләре өлкәсендә юнәлешне активлаштырырга телибез», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Президенты.

«ICL-КПО ВС» ААҖ генераль директоры Виктор Дьячков ЖК-панельләр җитештерү буенча Samsung Electronics предприятиесен «Иннополис» МИЗда урнаштырырга тәкъдим итте.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, быел март аенда Samsung Skills үзәгенә Татарстаннан өч конкурсант-студент җибәрелде.

Очрашу азагында Samsung Electronics компаниясе президенты Парк Санг Джин әфәнде ассызыклаганча: «Ышанам, ИТ-технологияләрне үстерүдә шулкадәр кызыксынган Президентның Республикасы Россия Федерациясендә инновацион технологияләр үзәге булачак».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International