"Татарстанның иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" конкурсында катнашу теләге белдереп республиканың 203 предприятиесе 447 төр продукция тәкъдим итә

2016 елның 15 июне, чәршәмбе

2016 елның 14 июнендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов рәислегендә "Татарстанның иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" республика  конкурсын үткәрү һәм сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте Премиясен алу сорауларына багышланган эш киңәшмәсе булып узды.

Киңәшмәдә ФБУ "ТатЦСМ", "Идел буе сыйфат үзәге" коммерциячел булмаган партнерлык, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының структура бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Алберт Кәримов 2016 елда "Татарстанның иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" конкурсында катнашу өчен республиканың 203 предприятиесе теләге белдерде һәм 447 төр продукция тәкъдим ителә. Оештыру комитеты тарафыннан конкурска тәкъдим ителәчәк продукция һәм хезмәтләрне бәяләү өчен 9 эксперт конкурс комиссиясе  формалаштырылган. Эксперт комиссиясе составына республиканың министрлык, ведомство, профессиональ ассоциация, контроль итүче органнардан  60 белгеч һәм эксперт керде.

Алберт Кәримов сүзләренчә 2016 елда сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте Премиясен алу республика конкурсында катнашу өчен 64 оешмадан катнашу теләге белдергән мөрәҗәгать килде, 6 оешма Татарстаннан читтә урнашкан. Конкурста катнашучылар – предприятие һәм оешма белгечләрен әзерләү кысаларында "Эшлекле камиллек" һәм "Җитештерү системасы" номинацияләре буенча “Сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте Премиясен алу республика конкурсы критерияләренә туры килү буенча оешма эшчәнлегенең үз бәяләве” темасына семинар үткәрелде.

Киңәшмә барышында эчке һәм тышкы базарларга  конкурентлыкка сәләтле булган республика продукциясен алга сөрүгә юнәлдерелгән  республика конкурсларын үткәрүне камилләштерү буенча киңәшмәдә катнашучыларның тәкъдимнәре каралды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International