Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корея Республикасы Милли җыелышы депутаты, Минчжу демократик партия Рәисе Ким Мин Сок белән очрашу барышында, бүген Россиядә чит ил инвесторлары өчен гаҗәп шартлар тудырылган, дип хәбәр итте. Татарстан Республикасында Көньяк Корея компанияләренә бизнес алып бару өчен иң уңайлы шартлар тәкъдим итәбез, ә Корея инвестицияләрен яклауны гарантиялибез.
Очрашуда Корея Республикасында Россия Федерациясенең Гадәттән Тыш һәм Тулы Вәкаләтле Илчесе Александр Тимонин һәм башка рәсми затлар катнашты. Татарстан Республикасы делегациясе составына Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм башкалар керде. Сеулда Татарстан делегациясе әгъзаларын сәламләп, Ким Мин Сок әфәнде, визит нәтиҗәләре буенча сәяси, икътисади һәм социаль өлкәләрдә уңышлы хезмәттәшлекнең үсәчәген, көтүе турында белдерде. Шулай ук, ул Татарстан Республикасында булырга теләге барлыгын әйтте.
Татарстан Президенты республиканың географик урнашуы, икътисады структурасы, аның сәнәгать потенциалы турында сөйләде. Хәзерге вакытта Россия Федерациясендә аерым әһәмият индустриаль зоналар, сәнәгать мәйданчыклары, ИТ-парклар булдыруга бирелә. Россия Федерациясе субъектлары арасында инвестицион климат торышының милли рейтингында Татарстан беренче урында тора. Төп бурычларның берсе итеп Рөстәм Миңнеханов инвесторлар өчен уңай шартлар тудыру, Татарстан Республикасына югары технологияле компанияләрне җәлеп итүне атады.
Очрашу йомгагында, Татарстан Россия регионы буларак Корея Республикасы белән хезмәттәшлек итүне бик күп юнәлешләр буенча үстерә ала һәм моны җитди рәвештә эшләү мөһим.