«Монголия-Татарстан» икътисадый форумы

2016 елның 21 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы Татарстан Республикасы делегациясенең Улан-Батор шәһәренә ике көнлек эш сәфәре кысаларында «Монголия-Татарстан» икътисадый форумы булып узды.  

Форумда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Монголия Милли Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Б.Лхагважав, Россия Федерациясенең Монголиядәге Гадәттән Тыш һәм Тулы Вәкаләтле Илчесе  Искәндәр Азизов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш Агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил  Агиев, Татарстан Республикасы Президенты киңәшчесе Радик Гыйматдинов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, Татарстан һәм Монголия бизнесы вәкилләре катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Монголия җитәкчелегенә төбәкара хезмәттәшлекне үстерүдә һәм уртак проектларда күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәтен белдерде. Татарстан Президенты үзара файдалы элемтәләрне киңәйтүне хуплый һәм һәртөрле ярдәм итүгә әзер булуын билгеләде.   

 «Безнең делегация составында Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволар җитәкчеләре, алдынгы предприятиеләребез вәкилләре. Визит барышында эшлекле даирәләр үзара багланышлар өчен яңа юнәлешләр ачарлар, уртак проектлар турында килешүләрен көтәбез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, Монголия  партнерлары белән билгеле хезмәттәшлек тәҗрибәсе бар. Монголиягә Татарстанның нефть һәм нефть химиясе продукциясе, КАМАЗ автомобильләре, җайланмалар, азык-төлек продуктлары һәм башкалар китерелә. Шул ук вакытта товар әйләнеше дәрәҗәсе югарырак та булырга мөмкин иде, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. 2015 ел йомгаклары буенча бу күрсәткеч 11,4 млн. АКШ доллары тәшкил иткән. Татарстан Монголиягә машина төзелеше, автомобиль төзелеше, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе, медицина һәм фармацевтика, агросәнәгать комплексы продукциясен һәм башкаларны җибәрүдә кызыксына.

Монголия Милли Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Б. Лхагважав Рөстәм Миңнехановка визиты өчен рәхмәтен белдерде һәм Монголия Татарстан Республикасы потенциалы белән яхшы таныш, дип өстәде. Соңгы 10 ел эчендә без берничә практик килешүләргә ирештек, шулар ярдәмендә без сәүдә –икътисади багланышларны үстерәбез, диде ул. “Бүгенге форум безнең партнер мөнәсәбәтләрне берничә юнәлештә ныгытырга ярдәм итәр дип өметләнәбез”, - дип өстәде Б.Лхагважав.

Алга таба Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасының сәүдә-икътисадый потенциалын тәкъдир итте. Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш Агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина үз чиратында Монголия бизнесы вәкилләрен Татарстанның инвестицияләр җәлеп итүдәге казанышлары белән таныштырды.

Форум азагында Рөстәм Миңнеханов катнашында Монголия Милли Сәүдә-Сәнәгать палатасы һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International