2016 елның 30 июнендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов һәм Хакасия Республикасы башлыгы Виктор Зимин Татарстан Республикасы һәм Хакасия Республикасы арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куйдылар.
Тантана Татарстан делегациясенең Хакасияга эш визиты кысаларында үтте.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ике республиканы уртак тарихи тамырлар бәйли. Ул тарихи мирасны саклауда Хакасия җитәкчелеге эшен югары бәяләде.
Татарстан һәм Хакасиянең үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү өчен зур потенциалы бар, диде Татарстан Республикасы Президенты. Аерым алганда, сүз дәүләт хакимияте һәм идарә органнары системасы арасындагы элемтәләрне ныгыту турында бара. Бу яктан һәр регионның үз эшләнмәләре байтак, муниципалитетлар белән эшләү тәҗрибәсе җитәрлек, диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул өстәгәнчә, Килешү документы җентекләп язылачак һәм аны гамәлгә ашыруның төгәл планы билгеләнәчәк. Моннан тыш, Татарстан һәм Хакасия территорияләрендә дуслык мөнәсәбәтләрен киңәйтүгә ярдәм итәчәк чаралар уздыру турында алдан килешеп сөйләшенде.
(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары кулланылды)
2016 елның 29 июнендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар Советы утырышын үткәрде. Утырышта Татарстан һәм Башкортстан нефть-газ-химия комплекслары (НГХК) арасында хезмәттәшлекне үстерү концепциясенең проекты тыңланды.
Концепция ике республика башлыгы йөкләмәсе буенча «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ һәм Башкортстан Республикасы сәнәгать һәм инновацион сәясәт министрлыгы тарафыннан эшләнгән. Проектның презентациясен «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин һәм "Башкортстан Республикасы үсеш Корпорациясе" ААҖ генераль директоры урынбасары Денис Фомин үткәрделәр.
Татарстанда НГХК өлешенә сәнәгый җитештерүнең 57 проценты, ә Башкортстанда - 40 проценты туры килә. Соңгы елларда ике республиканың хезмәттәшлеге барлык юнәлешләр буенча үстерелә.
Концепцияне эшләүнең максатлары итеп хезмәттәшлекне үстерүнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләү, ике якка да җибәрү өчен булган продукциянең төрләрен һәм күләмнәрен билгеләү, бергә тормышка ашыру өчен проектлар сайлап алу, проектларның кабатлануына юл куймау аталды. Документта эре компания планнары төп урынны алып тора.
Башкорт хезмәттәшләр белән яхшы элемтәләр урнаштырган "Татнефть" компаниясе скважиналарны бораулаганда яңа технологияләр кертүгә басым ясый, иярчен нефть газын куллануның күләмен арттыру, югары үзлекле нефть, табигый битум, сланец нефте чыганакларын табуга игътибарын юнәлтә. 2019 елга кадәр "Татнефть" компаниясе "ТАНЕКО" нефть эшкәртү заводының берничә яңа җайланмасын файдалануга тапшырырга, нефтьне беренчел эшкәртү егәрлеген 6 млн тоннага кадәр арттырырга, авыр нефтьне эшкәртү буенча җайланма төзергә планлаштыра.
"ТАИФ-НК" нефть эшкәртү заводының өстенлекле проекты итеп авыр калдыкларны тирәнтен эшкәртү буенча комплекс төзү аталган. "Түбән Кама нефтехим" предприятиесенең төп стратегик проекты булып яңа олефин комплексы төзелеше тора.
Концепция проектында Башкортстанда нефть эшкәртү үсешендәге төп чикләүләрнең берсе итеп чимал белән тәэмин итү җитәрлек булмавы аталган. "Башнефть" компаниясе нефть табуны арттыруны максат итеп куйган, моңа алар Архангель өлкәсенең Ненец автономияле округындагы чыганаклар хисабына ирешергә телиләр.
Документта НГХКның бөтен юнәлешләре буенча ике республиканың хезмәттәшлек нокталары билгеләнгән. Аларның потенциаллары чиксез зур булуы әйтелгән. Мәсәлән, нефтехимия өлкәсендә импортны алыштыру өчен консорциум булдыру мөмкинлеге һәм Россия, халыкара базарларда эре нефть-газ эшкәртү производстволары төзү тәҗрибәсен куллану турында әйтелә.
Совет чорында республикаларның нефть-газ-химия комплекслары тыгыз хезмәттәшлек итсә дә, соңыннан күп кенә мөмкинлекләр кулдан ычкындырылган, диде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты ике республиканың хезмәттәшлеген киңәйтү ягында. "Без зур компетенцияләргә ия, шул исәптән нефть эшкәртүдә төзелеш буенча да, аларны сатырга кирәк", - дип искәртте ул.
Рөстәм Миңнеханов хезмәттәшлек планын җентекләп язырга, юнәлешләр буенча эшче төркемнәр булдырырга, кварталга кимендә бер тапкыр очрашулар үткәрергә йөкләде.
(“Татар-информ” МА материаллары буенча)
2016 елның 28 июнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корея Республикасының Россия Федерациясендә Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Пак Ро Бёк белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов Илче һәм аны озата йөрүче затларның Казанга ике көнлек сәфәрләре кызыклы һәм вакыйгаларга бай булыр дигән ышанычын белдерде.
"Узган атнада без сезнең илегездә булдык, - диде Рөстәм Миңнеханов, Илче әфәндегә мөрәҗәгать итеп. - Күп төрле файдалы очрашулар үтте, без Татрстан-Корея бизнес-форумын уздырдык, шулай ук, Чхунчхон-Пукто провинциясе губернаторы белән очраштык. Безнең фикеребезчә, бүгенге көндә регионнар дәрәҗәсендә актив эшләү бик мөһим".
Очрашуда Рөстәм Миңнеханов һәм Пак Ро Бёк әфәнде Татарстан Республикасы белән Корея арасында файдалы хезмәттәшлекне җайлау мөмкин булырлык тармаклар турында фикерләштеләр.
Яклар ике яклы хезмәттәшлек өчен югары потенциал һәм яхшы мөмкинлекләр булуын ассызыкладылар.
"Корея Республикасына сәфәрегез барышында ирешелгән килешүләрне гамәлгә ашыру өчен мин Корея бизнесы вәкилләре белән сезнең регионга килдем, - диде Корея Республикасының Россия Федерациясендә Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе. –Мин ышанам, без тыгыз хезмәттәшлек итәрбез һәм бизнесны үстерү өчен яңа юнәлешләр табарбыз. Минем визит сезнең регионыгыз үсеше турындагы күрсәткечләрне раслады, һәм минемчә, сезнең акыллы җитәкчелек итүегез, алдан күрә алу сәләтегез биредә зур уңышларга ирешергә ярдәм итә. Безнең бизнес вәкилләребез биредә уңайлы шартларда эш итә алыр, дигән уйда калам".
Пак Ро Бёк әфәнде бу сәфәргә Кореянең эре компания вәкилләрен, финанс һәм банк институтлары вәкилләрен Татарстан Республикасы белән багланышларны алга этәрү өчен чакыруын хәбәр итте.
"Сезнең сәүдә-икътисадый өлкәдә генә түгел, ә фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә дә хезмәттәшлек итәргә теләгәнегезне беләм. Без сезнең инициативаларыгызны хупларбыз һәм төрле юнәлешләрдә үзара хәрәкәт итүне дәвам итәрбез", - диде ул.
( ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары файдаланылды)
2016 елның 28 июнендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ТР Премер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры каршында коррупциягә каршы тору сораулары буенча комиссия һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу һәм дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт вазифалары тәртибе таләпләрен үтәү буенча комиссиянең уртак утырышы булып узды.
Утырыш эшендә ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хусаинов, ТР Президент Аппараты вәкилләре һәм ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнашты.
Утырыш барышында 2015 елга коррупциягә каршы мониторинг материаллары һәм Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеген бәяләү турында мәгълүмат каралды, коррупция белән бәйле гаепле гамәлләр кылган өчен дәүләт хезмәткәрләрен дисциплинар җаваплылыкка тарту белән бәөле булган бәхәсләр тикшерелде.
2016 елның 28 июнендә Татарстан Республикасының Сәүдә-Сәнәгать Палатасында татарстан һәм корея эшмәкәрләренең “түгәрәк өстәле” узды.
“Түгәрәк өстәл”дә Корея Республикасының Россия Федерациясендә Гадәттән Тыш һәм Тулы Вәкаләтле Илчесе Пак Ро Бёк әфәнде, Татарстан Республикасы Сәүдә-Сәнәгать Палатасы Идарәсе Рәисе Шамил Агеев, Татарстан Республикасы инвестицион үсеш Агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, Татарстан һәм Кореяның эшлекле даирә вәкилләре катнашты.
“Түгәрәк өстәл” барышында Татарстан һәм Кореяның сәнәгать һәм инвестицион потенциалы презентациясе булды, Татарстан һәм Кореяның эшлекле даирә вәкилләренең адреслы очрашулары үтте.
2016 елның 27 июнендә "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр Республика агентлыгында Татарстан Республикасы делегациясенең Көньяк Корея һәм Монголиягә эшлекле сәфәр нәтиҗәләренә багышланган пресс-конференциясе булып узды. Татарстан Республикасы рәсми делегациясенең эш сәфәре нәтиҗәләре хакында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы инвестицион үсеш Агентлыгы җитәкчелеге вәкилләре сөйләделәр.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән рәсми делегациянең Кореяга визит программасы бик эчтәлекле иде. Рөстәм Миңнеханов Корея Республикасының беренче затлары һәм эре сәнәгать компанияләре җитәкчеләре белән очрашты. Кореяда Татарстан вәкилләре Корея-Татарстан эшлекле форумында катнаштылар. Эш сәфәренең мәдәни ягы да бик җәенке иде.
2016 елның 24 июнендә Яр Чаллыда «КАМАЗ» ГАҖ («Ростех» дәүләт корпорациясенә керә) акционерларының еллык гомуми җыелышы булып узды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, «КАМАЗ» ГАҖ җитәкчелеге, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
«КАМАЗ» ГАҖ акционерлары компаниянең 2015 елдагы эшчәнлек йомгакларын карадылар. «КАМАЗ» ГАҖ еллык хисабы һәм еллык бухгалтер хисаплылыгы, җәмгыятьнең эчке документларының яңа редакциясе раслау өчен тәкъдим ителде. Сөйләшеп-килешүләрне хуплау турында карар кабул ителде. Җыелышта катнашучылар «КАМАЗ» ГАҖ 2015 елгы еллык хисабын һәм еллык бухгалтер хисаплылыгын расладылар.
2016 елның 23 июнендә республиканың Яшел Үзән, Бөгелмә, Түбән Кама шәһәрләрендә "Газпром" челтәренең автомобильләргә газ тутыру өч яңа компрессор станциясен файдалануга тапшыру тантанасы үтте. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, "Газпром" ГАҖ директорлар Советы рәисе Виктор Зубков, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, "Газпром" ГАҖ Идарәсе әгъзалары, Татарстан хакимият органнары вәкилләре, газ-мотор ягулыгын төп кулланучылар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Улан-Баторга эш сәфәре барышында Монголия Президенты Цахиагийн Элбегдорж белән очрашты.
Очрашу Монголия Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш Агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты.
Монголия – Россиянең вакыт белән сыналган ышанычлы стратегик партнеры, диде Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә. Без дәүләтләребез җитәкчелегенә һәм хөкүмәтләребезгә төбәкара хезмәттәшлекне үстерү өчен уңай шартлар тудыру мәсьәләләренә игътибары өчен рәхмәтле һәм үз дәрәҗәбездә эшлекле элемтәләрне ныгытуга әзербез, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Монголия сәнәгать Министрлыгының Дәүләт секретаре Даваагийн Нямху белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов очрашу өчен рәхмәтен белдереп, Татарстан делегациясенең Монголиягә визитының төп максаты - сәүдә-икътисади, инвестицион, гуманитар хезмәттәшлекне киңәйтү, яңа элемтәләр булдыру, дип билгеләде.
"Бүген Татарстан-Монголия эшлекле форумы узды. Без Монголия җитәкчелегенә аны оештруда ярдәм итүләре өчен рәхмәтле. Әлеге чара кысаларында безнең сәүдә-сәнәгать палаталары арасында хезмәттәшлек итү турында документ имзаланды", - диде Рөстәм Миңнеханов.