Россия иминлек Советы Секретаре һәм РФ Президентының Идел буе федераль округында Тулы Вәкаләтле Вәкиленең уртак күчмә киңәшмәләре Чабаксарда үтте

2016 елның 14 июне, сишәмбе

2016 елның 14 июнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чабаксарга эш визиты кысаларында Россия иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев һәм РФ Президентының Идел буе федераль округында Тулы Вәкаләтле Вәкиле Михаил Бабичның уртак күчмә киңәшмәләрендә катнашты. Шулай ук, киңәшмәдә федераль министрлыклар һәм ведомство вәкилләре, РФ субъектларының башлыклары катнашты.

Көн тәртибендә ике тема билгеләнде: дәүләт органнары эшендә Интернет челтәрен кулланганда мәгълүмати иминлекне тәэмин итү, шулай ук, көнкүреш һәм сәнәгать калдыклары белән эш иткәндә экологик нормаларны үтәү.

Киңәшмәне ачып, Михаил Бабич билгеләп үткәнчә, Идел буе федераль округында ел саен компьютер һөҗүм итүе һәм йогынты ясауларларның тотрыклы үсеше теркәлә. 2015 елда аларның саны 190 млн. тәшкил иткән. Шул ук вакытта компьютер һөҗүм итүләр һәм йогынты ясауларларның 80% тан артыгы дәүләт хакимияте органнарының мәгълүмати ресурсларына туры килә.

Киңәшмә барышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов доклад белән чыгыш ясады. Ул Татарстан Республикасында мәгълүмати куркынычсызлык мәсьәләләренә бик җитди игътибар бирелүен билгеләп үтте. Әйтик, республикада дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының барлык хезмәткәрләренең компьютер белемлелекләрен арттыру буенча регуляр чаралар үткәрү турында карар кабул ителде.

"Мөһим, сәнәгать объектларын саклауны көчәйтү буенча актив эш алып барыла", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итү өлешендә төп бурычларның берсе булып импортны алыштыру сәясәтен гамәлгә ашыру, нәкъ менә үзебезнең ИТ һәм интернет-компанияләрнең продуктларын һәм хезмәтләрен куллану тора, дип фикерен белдерә Татарстан Республикасы Президенты. Бу өлкәдә төп роль Иннополис яңа шәһәренә бирелә, аның территориясендә махсус икътисади зона  һәм Университет, алар заманча мәгълүмати технологияләр өлкәсендә белем бирү һәм фәнни тикшеренүләр буенча эш алып баралар.

Рөстәм Миңнеханов өстәвенчә, республикасында төп игътибар кадрлар мәсьәләләренә бирелә. Республика югары уку йортларында мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә белгечләр, бакалаврлар әзерләү алып барыла. Даими рәвештә мәгълүматны техник яклау буенча белгечләрнең квалификациясен күтәрү курслары уздырыла.

Экологик куркынычсызлык мәсьәләләре турында сөйләгәндә РФ Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев, бүгенге көнгә Идел буе федераль округында җыелган калдыкларның гомуми күләме 2,5 млрд. тоннадан артып китә, әмма шуларның өчтән бере генә зарарсызландырыла, дип билгеләп үтте. Төп проблемалар көнкүреш калдыклары полигоннарының чамадан тыш тулы булуы, шулай ук, чүп-чар санының күбәюе белән бәйле. Николай Патрушев сүзләренә караганда экологик куркынычсызлык янауларын киметү чараларын эшләү зарур, көнкүреш һәм җитештерү калдыклары белән мөрәҗәгать итү өлкәсендә дә эшләү кирәк. Шулай ук, көнкүреш калдыкларын юк иткәндә һәм күмгән вакытта экология һәм санитария таләпләрен саклауны тикшерү һәм күзәтчелекне көчәйтергә кирәк.

 (ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары файдаланылды)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International