Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы Татарстан Республикасы делегациясе үзенең Монголиягә эш сәфәре кысаларында «Гоби» кәшемир фабрикасына барды. Делегация составына Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш Агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы Идарәсе Рәисе Шамил Агиев һәм башка рәсми затлар керде.
«Гоби» предприятиесе – Монголия йон һәм кәшемир эшкәртү тармагындагы пионерларның берсе. Ул 1981 елда Япония Хөкүмәте инвестицияләре хисабы ярдәмендә оешып, бүген ул иң эре милли җитештерүче булып тора. 2007 елның июленнән предприятие хосусый предприятиегә хас структура һәм менеджмент белән эшли.
Бүген «Гоби» компаниясе дөньядагы кәшемир һәм дөя йоныннан әйберләр җитештерүчеләр санының бишлегенә керә. Эшкә барлыгы 1200 югары квалификацияле белгеч җәлеп ителгән. Булган куәтләр елына 1200 тоннага кадәр чимал эшкәртергә мөмкинлек бирә.
Компания продукцияне дөньяның 30 артык иленә экспортлый һәм шул ук вакытта базарның яртысыннан артыгын били. Агымдагы елның май аенда Казанда «Гоби»ның беренче кибете ачылды.
Рөстәм Миңнеханов җитештерүнең тулы циклы белән танышты: мамык әзерләүдән алып әзер продукцияне чыгаруга кадәр. Аерым алганда, ул чималны сортларга аеру һәм юу цехында булды, йон һәм кәшемирны буяу линиясен карады.
Эрләү җитештерүен карау барышында Татарстан Республикасы Президентына бу этап продукцияне чыгару дәвамында төп процесс булып тора, ул булачак трикотаж һәм тукыма әйберләренең сыйфатын билгели, дип хәбәр иттеләр. Елына монда 180-200 тонна эрләгән йон җитештерелә.
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан делегациясе әгъзалары кибетләргә таратылачак әзер продукцияне җитештерүче тегү цехына юнәлделәр. Одеяллар, ир-ат һәм хатын-кыз киемнәре, милли атрибутика һәм башка товарлар. Монда елына уртача кәшемир һәм дөя йоныннан 15 мең әйбер эшләп чыгарыла.
Ахырдан Татарстан Республикасы Президенты Улан-Батордагы иң эре «Гоби» кибетендә булды һәм товар ассортименты белән танышты.