Татарстан Республикасы һәм Санкт-Петербург Хөкүмәтләре арасында хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды

2016 елның 19 июле, сишәмбе

Бүген 19 июль Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург губернаторы Георгий Полтавченко белән очрашты. Очрашуда Татарстан ягыннан ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР беренче вице-премьеры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Очрашу алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Георгий Полтавченко Санкт-Петербург һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында Килешү имзаладылар.   

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан делегацияләре Санкт-Петербургта еш булалар. Әйтик, июнь аенда Татарстан Республикасы вәкилләре Петербург халыкара икътисадый форумында катнаштылар. Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, Татарстанда охшаш чара шулай ук үткәрелә –ислам дөньясы инвесторлары белән эшкә юнәлдерелгән “Россия-“KAZANSUMMIT” ислам дөньясы” Халыкара форумы.

«Санкт-Петербург – безнең стратегик партнёрларның берсе. Безнең товар әйләнеше күләме 17 млрд. сум тәшкил итә. Әмма безнең төбәкләр икътисады хезмәттәшлекне тагын да киңәйтергә мөмкинлек бирә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, Санкт-Петербург Татарстан кебек үк диверсифицирлы икътисадка ия. Республикада россия нефтенең 6 проценты чыгарыла, россия полиэтиленының яртысы диярлек бездә җитештерелә, 45 % синтетик каучук, 57% стирол полимеры һәм һәр икенче россия йөк машинасы җитештерелә. Моннан тыш, республика самолетлар чыгара, суднолар, компрессорлар, медицина инструментлары һәм башкалар. Якындагы елларда Татарстанда эре масштаблы инвестиция проектлары гамәлгә ашырылачак: транспорт коридоры "Европа – Көнбатыш Кытай", Зөя мультимодаль логистика үзәге, "Мәскәү-Казан" югары тизлекле магистрале төзеләчәк.

Татарстанда инновацион социаль-икътисадый үсеш сорауларына зур игътибар бирелә, диде Рөстәм Миңнеханов. Республикада Россиядә иң эффектив булган индустриаль парклар, технопарклар һәм инжиниринг үзәкләр, шулай ук, Россиянең әйдәп баручы  «Алабуга» МИЗ урнашкан. Моның белән беррәттән нано- һәм биотехнологияләрне үстерү, композит материаллар җитештерү, робототехника һәм башкалар буенча эш алып барыла.

Рөстәм Миңнеханов игътибар иткәнчә, якындагы 10 елда республика икътисадының үсеш ноктасы “ИнноКам” Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры булачак.   Күптән түгел аның территориясендә “Аммоний”  минераль ашлама җитештерү буенча эре комплекс ачылды, соңрак суыткычлар җитештерүче “Хайер” кытай компаниясе эшен башлап җибәрде.   

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Георгий Полтавченкога төбәктәге татар җәмәгатьчелегенә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәтен белдерде. Аның сүзләренчә, Төньяк башкалада барлыгы 30 меңнән артык татар яши һәм алар өчен тиешле барлык шартлар да тудырылган.   

Перспективалы юнәлешләр арасында Татарстан Президенты туризмны, мәдәният һәм спорт өлкәсендәге хезмәттәшлекне атады.

Георгий Полтавченко, үз чиратында Татарстан Республикасы Президентына  Питер делегациясенең Татарстанга визитын югары дәрәҗәдә оештырганы өчен, шулай ук,  Казанда Санкт-Петербург Көннәрен әзерләүдә зур ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәтен җиткерде.  

езмәттәшлекне дәвам итү өчен бездә юнәлешләр күп. Традиционнардан тыш - йөк ташу автомобильләре, шиналар комплексы продукциясе һәм нефть химиясе продукциясе белән тәэмин итү, калганнарын өстәмә үстерергә кирәк. Бүген товарлар номенклатурасын киңәйтү турында сорау куеп була ", – диде губернатор.

Георгий Полтавченко фикеренчә, Татарстанның сатуны арттыру өчен мумкинлекләре зур, авыл хуҗалыгы продукциясен һәм азык-төлекне, әйтик, хәләл ит ризыклары белән тәэмин итү мөмкин. Ул якын арада Санкт-Петербургта махсус сәүдә-сатып алу сессиясе оештырырга тәкъдим итте, аның кысаларында Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләре продукциясенең күргәзмәсен үткәрергә өндәде.

Губернатор, шулай ук, мәгариф өлкәсендә багланышларны киңәйтү өлкәсендә сорауларның  актуальлеген билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International