Металлург Көне белән котлау

2016 елның 16 июле, шимбә

2016 елның 17 июле – Металлург Көне. Татарстанның металлургия сәнәгате хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үземнән сезне һөнәри бәйрәмегез – сәүдә хезмәткәре Көне белән тәбрик итәм!

Безнең республикада эре һәм урта предприятиеләрдә гамәлдә булган металлургия җитештерүе сәнәгатьнең төрле тармакларын үстерүгә хезмәт итеп,  ягулык-энергетика комплексы, автомобиль төзелеше, машина төзелеше, суднолар төзелеше, транспорт эшен тәэмин итә, дип билгеләп үтә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы. Татарстан җитәкчелеге ярдәме белән металлургия тармагы предприятиеләре җитештерү куәтләрен һәм чыгарыла торган продукциянең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән инвестицион проектларны тормышка ашыралар һәм республиканың, шул исәптән илнең икътисадын ныгытуга үз өлешләрен кертәләр.

Тармакны үстерү предприятие җитәкчеләре, инженерлары, эшчеләренең һөнәри осталыклары һәм тәҗрибәләре ярдәмендә генә мөмкин, дип ассызыклый ул. Металлургия тармагы хезмәткәрләре ватан сәнәгать үсешенә, илнең һәм республиканың икътисадын ныгытуга үзләренең зур өлешләрен кертәләр.

Алберт Кәримов сүзләренчә, бүген Татарстан металлурглары каршысында җитди һәм күпкырлы бурычлар тора, аларга җитештерүне модернизацияләү, заманча эш урыннары булдыру, алдынгы энергоэффектив һәм экологик куркынычсыз технологияләр кертү, югары квалификацияле белгечләр әзерләү керә.

“Хөрмәтле тармак хезмәткәрләре һәм ветераннар, һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлау кабул итегез. Сезгә сәламәтлек, бәхет, иминлек, алдагы планнарыгызны тормышка ашыруда уңышлар телим!-диелә котлауда.

Котлау “Татарстан Республикасы” газетасында 2016 елның 15 июленең 101 санында (28095), басманың сайтында урнаштырылган: http://rt-online.ru/ot-metallurgov-zavisyat-vse-otrasli/  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International