2016 ел "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" конкурсының лауреатлары 83 төр продукция һәм хезмәт күрсәтү булды

2016 елның 15 июле, җомга

2016 елның 15 июлендә ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы 2016 ел  "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" республика конкурсының нәтиҗәләрен ясадылар.

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов рәислегендәге оештыру комитеты үткәргән тавыш бирү нәтиҗәләре буенча конкурс лауреатлары, 1 һәм 2 дәрәҗәдәге дипломантлар исемен бирү карары кабул ителде.

2016 ел "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" конкурсының лауреатлары 83 төр продукция һәм хезмәт күрсәтү булды, 142 - I дәрәҗәдәге дипломант, 166 - II дәрәҗәдәге дипломант булдылар. Бәйге лауреатлары "Россиянең иң яхшы 100 товары" Программасының федераль этабына тәкъдим ителәчәкләр.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов 2016 елда "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" конкурсында катнашырга теләк белдерүче 203 предприятие-җитештерүчеләрдән, оешма, учреждение, халык һәм сәнгать һөнәрләре осталарыннан 447 гариза кабул ителде, дип белдерде.

Конкурсантларны җәлеп итүдә зур эшне ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, “Татарстан Республикасы стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар Региональ Дәүләт Үзәге” Федераль бюджет учреждениесе, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы, республиканың башка министрлык һәм ведомстволары башкарды.

Конкурсны оештыру комитеты тарафыннан конкурска тәкъдим ителәчәк продукция һәм хезмәтләрне бәяләү буенча 9 эксперт конкурс комиссиясе формалаштырылды. Эксперт комиссия составына республиканың һөнәри ассоциация, контроль органнары, министрлык, ведомство вәкилләре саныннан 50 белгеч һәм эксперт керде.   

Эксперт комиссияләр агымдагы елның май аеннан июнь аена кадәр конкурска тәкъдим ителгән республика продукциясе һәм хезмәтләренең конкурент сәләтлелеген һәм сыйфатын бәяләделәр.

Алберт кәримов сүзләренчә, "Россиянең иң яхшы 100 товары" федераль программасы кысаларындагы "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" конкурсында катнашу республика предприятиеләрен стимуллаштыра, чыгара торган продукцияләренең конкурент сәләтлелеген һәм сыйфатын күтәрүдә, сату базарын киңәйтүдә ярдәм итә.        

Искә төшерик, "Россиянең иң яхшы 100 товары" программасы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы 7 ел дәвамында РФ субъектлары арасында лидерлык позицияләрен алып тора.

Конкурс лауреатлары һәм дипломантлары турында мәгълүмат ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сайтында урнаштырылган: http://mpt.tatarstan.ru/rus/konkurs-luchshie-tovari-i-uslugi-respubliki-791137.htm    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International