ЯҢАЛЫКЛАР


9
август, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 10-12 август көннәрендә Казанда Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәме белән "АКТО-2016" 8нче Халыкара махсуслаштырылган күргәзмә һәм халыкара катнашуда "Россия авиакосмос тармагының яңа технологияләре, материаллары һәм җиһазлары" Бөтенроссия фәнни‐гамәли конференциясе узачак.

 

Чараларны оештыручылар - "Ростех" Дәүләт Корпорациясе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, республиканың авиатөзелеш предприятиеләре, А.Н.Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ, "Казан Ярминкәсе" Күргәзмә Үзәге АҖ.

2016 елның 8 августында Казанда "Татарстан – Япония: инвестицион киләчәк" эшлекле форумы узды. Чара Япония эшмәкәрләренең Татарстан Республикасына визиты кысаларында үтте.

Эшлекле форум эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков. ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Япония Премьер-министрының махсус киңәшчесе Эйити Хасэгава әфәнде, ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, ТР һәм Япония эшлекле даирә вәкилләре катнашты. 


5
август, 2016 ел
җомга

4 август көнне Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Казан шәһәренең башкарма комитеты вәкилләре һәм Татарстан Республикасының министрлык, ведомство һәм оешма вәкилләре катнашында Казанда "Бергә яктырак" Бөтенроссия Фестивален үткәрү буенча оештыру комитетының чираттагы утырышы булып узды.

Утырыш барышында Казан шәһәрендә энергияне сак тоту буенча фестивальне  үткәрү программасына кертү өчен (сценарий) чаралар каралды, шулай ук, “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча Республика Агентлыгы тарафыннан әзерләнгән Казанда үткәрелүче фестивальне яктырту медиа-планы каралды.

Фестивальне үткәрүнең тулырак программасы (сценарий) Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында  "Энергияне сак тоту һәм энергия нәтиҗәлелеге" бүлегендә  (http://mpt.tatarstan.ru/rus/vserossiyskiy-festival-energosberezheniya-vmeste.htm)  һәм Фестивальнең сайтында урнаштырылган: (http://www.вместеярче.рф/) .


1
август, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән узучы "Наше время – Безнең заман" эшче яшьләр иҗаты IV ел саен үткәрелә торган ачык республика телевизион фестиваленә гаризалар кабул итү башланды.

12 сентябрьгә кадәр оештыру комитеты Татарстан предприятиеләре төрле тармак һәм төрле рәвештәге милекле оешмалардан гаризалар кабул итәчәк. Үзенең талантын, сәләтен тормышка ашырырга һәм үзләрен телейолдыз итеп хис итәргә теләүче 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге эшләүче яшь кешеләр катнаша ала.

Фестиваль традиция буенча берничә этапта узачак: заявка бирү кампаниясе, республиканың дүрт шәһәрендә сайлап алу турлары (Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Казан), финал Казанда үтәчәк. Учреждение һәм предприятиеләр катнашу өчен команда җибәрәләр (коллектив яки аерым башкаручыларны), алар номерлар белән "Музыкаль юнәлеш", "Бию юнәлеше", "Дан минуты" номинацияләрендә чыгыш ясаячаклар. Сайлап алу (зональ) турлар лауреатлары  Казандагы финал ярышларда катнашырга чакырыла. Һәр сайлап алу этабының  йомгаклау концерты, шулай ук, финал гала-концерты "Яңа Гасыр" телеканалында язылачак һәм күрсәтеләчәк.

Фестивальдә катнашу өчен оештыру взносы түләтелми. Барлык этапларда да катнашучылар өчен  РФ һәт Татарстанның әйдәп баручы педагогларыннан   мастер-класслар уздырылачак. Командалар һәм башкаручылар кыйммәтле бүләкләр, дипломнар, акчалата премияләр белән бүләкләнәчәкләр. Гран-при иясе җиңүче дипломы алачак, ТР Президентының күчмә кубогын, 200 000 сум акчалата премия биреләчәк. Җиңүче предприятие исеме белән Зур Аю йолдызлыгының йолдызы аталачак.

Фестивальнең нигезләмәсе һәм барлык кирәкле мәгълүматлар белән ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында һәм Фестивальне оештыручылар – ТР "Созвездие-Йолдызлык" төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы сайтында танышырга мөмкин.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайты: mpt.tatarstan.ru     

ТР "Созвездие-Йолдызлык" төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы сайты: www.yold.ru.

Фестивальдә катнашу өчен 2016 елның 12 сентябренә кадәр гаризаны электрон адреска юлларга кирәк:  beznenzaman@mail.ru 

яисә почта адресына җибәрергә: 420107, Казан шәһәре, Петербургская урамы, 12 яисә бу адрес буенча җибәрергә мөмкин:  К. Маркс урамы, 23/6 (РМОО РТ «Созвездие-Йолдызлык»), тел.:8(843)238-43-17, 238-00-63.


30
июль, 2016 ел
шимбә

2016 елның 29 июлендә "Казан" Агросәнәгать паркында сәүдә хезмәткәре Көне уңаеннан "Татарстанныкын сатып ал!" форумының ачылышы булып узды. Тантаналы чарада ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте буенча Комитет рәисе Таһир Һадиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ксения Владимирова, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко, "Милли сәүдә маркасы" ТР ДУП  генераль директоры Илсур Сәфиуллин катнаштылар.


28
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 29-30 июлендә "Казан" Агросәнәгать паркында сәүдә хезмәткәре Көне уңаеннан "Татарстанныкын сатып ал!" форумы узачак.

Әлеге чараның максаты - халык арасында җирле җитештерүчеләрнең товарларын алга этәрү, җирле җитештерүчеләр һәм сәүдә челтәрләре арасында сөйләшүләр өчен мәйданчыклар оештыру.

Форум кысаларында дегустация оештыру һәм күргәзмә эше дәвамында республика җитештерүчеләренең продукциясен алу планлаштырыла.

Чара барышында халыкара, федераль сатып алу хезмәтләре вәкилләре, локаль ваклап сату челтәрләре һәм республика продукциясе белән тәэмин итүчеләр катнашында күмәртәләп сатып алу сессиясе үткәреләчәк.

"Татарстанныкын сатып ал!" форумы кысаларында “Татарстан Республикасы милли сәүдә маркасы” II Республика фестиваль-конкурсының зональ этабы узачак.

Чара дәвамында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәчәкләр.

Форумда  эчтәлекле киң мәдәни программа да тәкъдим ителәчәк.


25
июль, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 25 июлендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы И.Р.Мингәлиев Сахалин өлкәсе икътисадый үсеш министрының беренче урынбасары А.И.Речкин башлыгындагы  Сахалин өлкәсе делегациясе белән очрашты.

Очрашу барышында сәнәгать үсеше өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу турында фикер алышынды, Татарстан Республикасы предприятиеләре белән хезмәттәшлек итү һәм импортны алыштыру сораулары каралды.   


22
июль, 2016 ел
җомга

Сезне сәүдә хезмәткәре Көне һәм безнең илдә бу һөнәри бәйрәмне оештыруга 50 ел тулу уңае белән тәбрик итәм.

Сез ватан икътисадының иң мөһим секторларының берсендә шөгыльләнәсез һәм сезнең компетентлы булуыгыздан, шәхси җаваплылыгыздан, үз хезмәтегезнең әһәмиятле булуын аңлаудан –кешеләрнең яшәү сыйфаты югары булуы һәм аларны борчыган проблемаларны хәл итүдән тора.

Шунысы шатлыклы, соңгы елларда тармак динмаик рәвештә үсә, яңа технологияләр һәм җиһазлар кертелә, заманча кибетләр ачыла, ассортимент һәм хезмәт күрсәтү сыйфаты яхшыра. Сез киләчәктә дә намус белән хезмәт итәрсез, һөнәри осталыгыгызны туктаусыз камилләштереп торырсыз, сәүдә өлкәсе каршында торган бурычларны эффектив рәвештә җиңерсез, дип ышанам.

Сезгә уңышлар, сәламәтлек һәм иң яхшы теләкләрдә калам.      

Хөрмәтле ветераннар һәм Татарстан Республикасы сәүдә предприятиеләре хезмәткәрләре!

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үземнән сезне һөнәри бәйрәмегез – сәүдә хезмәткәре Көне белән тәбрик итәм!

Кулланучылар базарының торышы җәмгыятьнең социаль-икътисадый иминлек дәрәҗәсенең иң мөһим индикаторларының берсе.

Сәүдә – республика һәм илебез бюджетына салым керемнәренең шактый өлешен тәэмин итүче һәм тулай региональ продуктына керемнәр буенча алдынгы позицияләрне алып торучы Татарстан икътисадының динамик рәвештә үсә торган тармагы.

Бүгенге көндә Татарстан кулланучылар базары өлкәсендә 17 меңнән артык төрле форматтагы ваклап сатучы предприятие эшләп килә. Республикабыз ваклап сату әйләнеше күләме буенча регион-лидерлар санына керә. 


21
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

21 июль көнне Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында  Казанда "Бергә яктырак" Бөтенроссия Фестивален үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы булып узды. Утырышта Казан шәһәренең башкарма комитеты вәкилләре һәм Татарстан Республикасының министрлык, ведомство һәм оешма вәкилләре катнашты.

Утырыш барышында Казан шәһәрендә фестивальне уздыруга әзерлек барышы мәсьәләсе каралды, чаралар оештыру буенча оештыру комитеты әгъзаларының  тәкъдимнәре тыңланды һәм республика халкы өчен энергияне сак тоту  технологияләре демонстрацияләнде. Утырыш нәтиҗәләре буенча Казан шәһәрендә энергияне сак тоту фестивален үткәрүне әзерләү планы расланды.

Фестиваль бәйрәм форматында барлык гаиләләр өчен хакимият органнары, компания җитәкчеләрен, спорт, мәдәният, фән эшлеклеләре катнашында узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International