ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Advenira Enterprises компаниясе вәкилләре белән очрашты

2016 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

2016 елның 14 июлендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов “РОСНАНО” АҖ һәм “Advenira Enterprises” компаниясе (АКШ) вәкилләре белән очрашты.

Advenira Enterprises” проект компаниясенә Кремний долинасында 2010 елда Россия белгечләре группасы тарафыннан нигез салынган, ул “РОСНАНО” АҖ төп урнаштыру төрләренең тулы хокуклы патент тотучы портфель компаниясе булып тора.

Advenira Enterprises” компаниясе растворлардан юка пленкалы нанокомпозит катламнар җәю өчен технологияләргә ия.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында очрашу барышында Татарстан Республикасы нефтегазохимия һәм машина төзелеше комплексы предприятиеләренең америка компаниясе белән хезмәттәшлекне үстерү сораулары каралды, шулай ук, “Химград” технополисы территориясендә Advenira Enterprises” компаниясенең җитештерү оешмасын урнаштыру мөмкинлеге турында фикерләштеләр.

2016 елның март аенда Advenira компаниясе Россиядә Троицк шәһәрендә «ТехноСпарк» нанотехнология үзәге мәйданында тәҗрибә предприятиесе ачты.

Искә төшерик, алдарак Advenira Enterprises” компаниясе вәкилләре белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Ул үзара хәрәкәт итү һәм компания тарафыннан чыгарыла торган продукцияне куллану сорауларын хәл итү өчен Advenira Enterprises” компаниясе вәкилләре, республиканың нефть һәм нефтехимия компанияләре вәкилләре кергән эшче төркем булдырырга тәкъдим итте.          

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International