Сәнәгать буенча Координация советы утырышында ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе пилотсыз автомобиль һәм авиация транспорт чараларын эшләү буенча Татарстан тәҗрибәсен тәкъдим итте

2016 елның 12 июле, сишәмбе

2016 елның 12 июлендә ТР Премьер-министры урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы “Россиядә сәнәгый интернет үсеше” темасына Координация советы утырышында “Пилотсыз транспорт чаралары "Индустрия 4.0" элементы буларак” исемле доклад белән чыгыш ясады. Утырышны Россия сәнәгать һәм сәүдә Министры Денис Мантуров үткәрде.

Үз чыгышында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры билгеләп үткәнчә, "Индустриясе 4.0.” – бу интеллектуаль заводлар булдыруга күчү (Smart Factory), җитештерү системасы компонентларын интернет белән актив кулланучыларга әйләндерү. "Акыллы фабрикаларда" машиналар үзләренең тирә-ягын аңлаячаклар һәм үзара бердәм челтәр протоколы аша аралаша алачаклар тәэмин итүчеләр һәм кулланучыларның логистика һәм бизнес-системаларын аңлаячаклар.  Мондый система кеше катнашыннан башка җитештерү процессы белән мөстәкыйль идарә итәргә сәләтле".

Алберт Кәримов ассызыклаганча, "логистика процессларында да тәкъдимнәр үзгәрә . Яңа технологияләр кулланучыга товарны яңа юллар белән илтергә мөмкинлек бирә. Пилотсыз транспорт чаралары автоматлаштырылган сәнәгать җитештерүендә Индустриясе 4.0 тормышка ашыруда төп звено булып торалар.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Алберт Кәримов хәбәр иткәнчә, пилотсыз транспорт чаралары базарында үз өлешен алыр өчен Россиянең   компетенцияләре бар. Милли технологик инициатива кысаларында пилотсыз транспорт чаралары булдыру буенча 3 юнәлеш билгеләнгән, шуларның 2 се буенча Татарстан Республикасында актив эш алып барыла. ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Татарстан пилотсыз автомобиль һәм авиация транспорт чаралары булдыруда эшләүләрен тәкъдим итте.

Шулай итеп, "КАМАЗ" пилотсыз автомобильнең прототибын эшләде. Бер ел элек предприятиедә пилотсыз автомобильне беренче сынау тестына керештеләр. Компания 2020 елга ADAS системасы белән магистраль авыр йөк тартучы транспорт һәм автобуслар тәҗрибә-сәнәгый партиясе чыгарылышын башларга  планлаштыра (Advanced Driver Assistance Systems, Шоферга заманча ярдәм системасы) билгеле маршрутлар буенча хәрәкәт итү. 2017 елга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы өчен роботлаштырылган беренче автомобильләрне чыгару планлаштырыла, 2018 елда – чыгару тармагы өчен "КАМАЗ"ның роботлаштырылган шассисын чыгару карала.

Альберт Кәримов сүзләренә караганда, Татарстан Республикасында төрле билгеләнештәге пилотсыз авиация комплексларын җитештерү һәм эшләү өлкәсендәге компетенция "М.П.Симонов исемендәге тәҗрибә-конструктор бюросы" АҖ, "ЭНИКС" ЯАҖ һәм "Авиарешения" тәҗрибә-конструктор бюросына бирелгән.

Татарстанда "Иннополис" МИЗ базасында Cognitive Technologies компаниясе "Ростсельмаш" агротехника җитештерүче һәм "Союз-Агро"  агрохолдингы белән берлектә "Агрополис" "акыллы" агрохолдингы булдыру буенча проектны гамәлгә ашыра. Проектның максаты - пилотсыз трактор һәм комбайннар булдыру тора, беренче сәнәгать үрнәкләре 2018 елга кадәр эшләнәчәк.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе пилотсыз транспорт чаралары базарының тиз үсеше белән беррәттән, әлеге өлкәдә проблемалар да бар, аларның кайберләре глобаль характерда.

Алберт Кәримов әйткәнчә, алга баручы инновацион технологияләрне үстерү өчен, ким дигәндә алга бара торган законнар булуы кирәк. Пилотсыз автомобильләр законлы рәвештә гомуми файдаланудагы юлларда тест узарга, ә пилотсыз очу аппаратларын – һавада тикшерү зарур".

А. Кәримов сүзләренә караганда, әлеге мәсьәләдә АКШ шактый алга китте, анда  2015 елда гомуми һава киңлегендә пилотсыз системаларны эксплуатацияләү  өлешендә авиация кагыйдәләре кабул ителгән. Европада агымдагы елда охшаш кагыйдәләр кабул итү планлаштырыла.

Хәзерге вакытта Симонов исемендәге тәҗрибә-конструктор бюросы тарафыннан  Татарстанда 7,5 тонналы очу массасына кадәр пилотсыз һава судноларының сертификацион базис нигезе эшләнгән. Күрсәтелгән сертификацион базис транспорт коммуникацияләре һәм югары озынлыктагы инфраструктура объектларын һава мониторингы системаларын булдыруны тәэмин итәчәк, мәсәлән, Төньяк диңгез юллары.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе сүзләре буенча, автоном автомобильләр булдыру буенча проектларны тормышка ашыруда төп проблема “акыллы юлларның” булмавы һәм юлларны интеллектуаль системалар белән җиһазландыру зарурлыгы. Мисал  өчен, АКШ, Япония, Германия, Швеция  кебек илләрнең бүген “акыллы юллар” булдыруга киткән инвестицияләренең  күләме пилотсыз автомобильләр булдыру өчен киткән инвестицияләргә караганда артып китә. АКШ, Япония, Германиядә пилотсыз автолар реаль трафик шартларында тест уза.

Алберт Кәримов кадрлар мәсъәләсенә дә тукталды, алар арасында –Индустрия 4.0 эшләргә яраклы белгечләрне әзерләү, шулай ук, Индустрия 4.0 урнаша алмаучыларны эш белән тәэмин итү һәм икенче юнәлештә укыту сорауларына басым ясады.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы пилотсыз транспорт чаралары булдыру юнәлешләре буенча Милли технологик инициативасының Юл карталарын гамәлгә ашыру кирәклеген билгеләп үтте.

"Татарстан Милли технологик инициатива проектларын тормышка ашыру өчен киләчәктә сәнәгый интернетны үстерүгә пилот мәйданчык булып чыгыш ясарга әзер. Бездә моның өчен кирәкле инфраструктура бар – алга киткән машина төзелеше, авиатөзелеш һәм IT-өлкә, анда зур рольне "Иннополис" махсус икътисадый зонасы уйный. Без бүген пилотсыз өлкәне актив үстерәбез, алга таба да бу компетенциясе көчәйтергә уйлыйбыз", - дип ассызыклады Алберт Кәримов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International