Бүген 19 июль Татарстан Республикасына эш сәфәре белән Санкт-Петербург губернаторы Георгий Полтавченко килде.
«Казан» халыкара аэропортында губернатор Георгий Полтавченконы һәм Санкт-Петербург делегациясе әгъзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министр вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Казанда визит вакытында Санкт-Петербург делегациясе Татарстан Республикасы һәм Санкт-Петербург хезмәттәшлеге буенча регионара форумында катнашачак (форум «Корстон» Кунакханә Сәүдә Күңел ачу Комплексында узачак), эшлекле элемтәләр биржасы оештырылачак.
Бүген кич белән Салих Сәйдәш исемендәге Зур концертлар залында Татарстан Республикасында Санкт-Петербург Көннәрен ачу тантанасы узачак, Санкт-Петербург сәнгать осталары концерты булачак.
Моннан тыш, Георгий Полтавченко һәм Рөстәм Миңнеханов әңгәмәсе, шулай ук, Санкт-Петербург делегациясе әгъзалары һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте вәкилләре катнашында киңәйтелгән составта очрашу планлаштырыла.
Белешмә өчен:
Санкт-Петербург делегациясенең Татарстан Республикасына сәфәренең төп максаты – Татарстан һәм Санкт-Петербург бизнес-берләшмәләре хезмәттәшлегенең үсеш перспективалары хакында фикер алышу, гамәлдәге эшлекле элемтәләрне ныгыту, туриндустрия, сәламәтлек саклау һәм икътисадый сектор вәкилләренең мәгълүмати-эшлекле аралашу өчен нигез булдыру, шулай ук, Татарстан Республикасы халкы, мәдәни тормышы белән танышу.