2016 елның 13 июлендә Татарстанның Бөгелмә муниципаль районы Карабаш бистәсендә Татарстан Республикасының традицион Нефть саммиты узды.
Нефть саммитында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия табигать байлыклары һәм экология министры урынбасары – Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча Федераль Агентлык җитәкчесе Евгений Киселев, Россия энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Республиканың нефтегазохимия комплексы предприятиеләре җитәкчеләре, министрлык һәм ведомство башлыклары, республика район администрацияләре башлыклары катнашты.
Татарстан саммиты традиция буенча югары эффектлы технологияләр кертү өлешендә тәҗрибә уртаклашу һәм республикада киләчәктә нефть табуның үсеш перспективаларын, тармакның актуаль мәсьәләләре хакында фикер алышу өчен нәтиҗәле мәйдан булып чыгыш ясый.
Саммит башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүче рәсми затлар кайбер предприятиеләрнең, шул исәптән «Татнефть» ГАҖ, Казан федераль университетының (КФУ), «РИТЭК» АҖ һәм башкаларның мәгълүмат стендларын карап чыктылар. Монда предприятиеләрнең нефть чыгару тармагында файдаланылучы алдынгы технологияләр, шулай ук скважиналарны эксплуатацияләүдәге, яңа ятмаларны эшкәртүдәге, үзлелеге югары нефть чыгарудагы яңа эшләнмәләр тәкъдим ителгән иде.
Нефть саммиты барышында доклад белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, Татарстан Республикасы Президентының нефть тармагы мәсьәләләре буенча консультанты Ренат Мөслимов һәм башкалар чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов чыгышының тезислары ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сайтында “Министрның рәсми чыгышлары” бүлегендә урнаштырылган:
http://mpt.tatarstan.ru/rus/rukov/minister/reports.htm?pub_id=641197