2016 елның 15 июлендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов "Казанкомпрессормаш" ААҖ хезмәт коллективын завод оешуга 65 ел тулу уңае белән котлады.
Оешманың юбилеена багышланган тантаналы чараларда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе, “Казанкомпрессормаш” Россия һәм БДБ илләрендә сәнәгатьнең төрле тармаклары өчен компрессор җиһазлар җитештерүчеләрнең әйдәп баручы заводларыннан берсе, дип билгеләде.
"Хәзерге вакытта "Казанкомпрессормаш" ААҖ җитештерүне модернизацияли, төп капиталга инвестицияләр күләмен арттыра, сәнәгый җитештерү күләме үсешен тәэмин итә, яңа проектларны тормышка ашыра, экспорт продукциясенең күләмен арттыра бара. Предприятие илнең эре нефть һәм газ табучы предприятиеләре белән хезмәттәшлекне киңәйтә", - дип өстәде ул.
Алберт Кәримов компрессор төзүче яшь буынга тәҗрибә һәм традицияләрне дәвам иттерүче ветераннарга рәхмәтен җиткерде.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов "Казанкомпрессормаш" ААҖ җитәкчелегенә һәм хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы файдасына киләчәктә алга таба үсеш һәм яңа казанышлар теләде.
Тантаналы рәвештә ул хезмәт коллективы вәкилләренә Татарстан Республикасы бүләкләрен тапшырды.
Предприятиедә булу программасы кысаларында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов музей ачу тантанасында катнашты, гидро-образив кисү яңа җитештерү цехын карады.