ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2016 ел
җомга

2016 елның 12 августында Татарстанның Биектау районындагы Коркачык аэродромында авиашоу һәм “Мин күкне сайлыйм! авиация бәйрәме ачылышы узды. Вакыйга ачылышында рәсми стартны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, РФ Президенты ярдәмчесе, гомуми билгеләнешле авиация үсеше мәсьәләләре буенча Комиссия рәисе Игорь Левитин бирделәр. Рәсми    сәламләү сүзләре авиация моторлары гөрелтесенә кушылып яңгырады. Трибуналар өстеннән үрнәк очышлар үтте.

Ачылыш тантанасында Татарстан Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин һәм башка рәсми затлар катнашты.

“Сезнең барыгызны да якынлашып килүче Россия Гражданнар авиациясе Көне белән котлыйсым һәм биредә без күргән очышларда катнашкан егетләр өчен рәхмәт әйтәсем килә. Чын-чынлап күккә ашкынганнар өчен!” - диде сәламләү чыгышында Игорь Левитин. Россиядә гомуми билгеләнешле авиация үсеше, мәгълүмати системаларны җитештерү, пилотсыз очу аппаратларын булдыру динамик һәм туктаусыз рәвештә булсын өчен барысы да югары дәрәҗәдә башкарыла, дип билгеләп үтте ул.

2016 елның 12 августында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков гомуми билгеләнештәге авиация үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Чара Биектау районының “Коркачык” аэродромы территориясендә “Мин күкне сайлыйм!” авиация бәйрәме кысаларында узды.

Киңәшмәдә РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов катнаштылар.

Илдар Халиков билгеләгәнчә, бүген авиация республиканың социаль-икътисади үсешендә әһәмиятле роль уйный. “Авиа төзелеш үсеше алган регион буларак Татарстан алдында РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан әйтелгән җитди бурычлар тора. Аерым алганда, Ту-160 самолетларын җитештерүне яңарту”, -диде Татарстан Премьер-министры.

Илдар Халиков өстәвенчә, РФ Оборона министрлыгы заказы буенча Татарстан территориясендә гамәлгә ашырыла торган тагын бер җитди юнәлеш - авыр йөк күтәрелешле яңа пилотсыз самолётны әзерләү. Тәҗрибә моделе үзенең беренче очышын инде башкарды. Әлеге проект безнең өчен зур мәгънәгә ия, дип ассызыклады ТР Хөкүмәте Башлыгы.


11
август, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 12 августында Биектау районы Коркачык аэродромы территориясендә “Мин күкне сайлыйм! авиация бәйрәме узачак.

Чараны оештыручылар - ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы – "Туполев" ГАҖ филиалы, "Казан вертолет заводы" һәм республиканың башка авиатөзелеш предприятиеләре, Россия ДОСААФы ТР Үзәк аэроклубы, "Казан ярминкәсе" Күргәзмә Үзәге ААҖ.

Ачылыш тантанасында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, РФ Президенты ярдәмчесе, гомуми билгеләнешле авиация үсеше мәсьәләләре буенча Комиссия рәисе Игорь Левитин, Татарстан Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Россия ДОСААФы  Рәисе, генерал-полковник Александр Колмаков, авиация тармагы ветераннары, Татарстан  авиация тармагы предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәт коллективлары, республика студентлары һәм мәктәп укучылары катнашачак.

2016 елның 11 августында «Россия вертолетлары» холдингының («Ростех» дәүләт корпорациясенә кергән) Казан вертолетлар заводы базасында «Ростех» дәүләт корпорациясе һәм «Россия вертолетлары» АҖ җитәкчелегенең күчмә киңәшмәсе узды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Ростех» ДК генераль директоры Сергей Чемезов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, «Россия вертолетлары» холдингы генераль директоры Александр Михеев, КВЗ генераль директоры Вадим Лигай катнашты.


10
август, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 10 августында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә  предприятиеләрендә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркемнең өченче утырышы булып узды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре Ассоциациясе, Татарстан Республикасы сәнәгатьнең химия тармагы хезмәткәрләре профсоюзының Республика комитеты, Регионара хезмәтне саклау Ассоциациясе, Идел Буе сыйфат үзәге вәкилләре катнашты. 

2016 елның 10 августында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның «Чиләбе торбалар прокатлау заводы» ГАҖ (”ЧТПЗ”) акционеры Андрей Комаров белән очрашуында катнашты.

Казан Кремлендә булып узган очрашу барышында яклар Татарстан Республикасы һәм Чиләбе торбалар прокатлау заводы арасында 2014 елның декабрендә имзаланган социаль-икътисадый хезмәттәшлек турындагы Килешүнең үтәлүенә кагылышлы сораулар, шулай ук, «ЧТПЗ» ГАҖ нефть сервис дивизионына керүче «Алнас» Әлмәт заводын үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.

2016 елның 10 августында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының машина төзелеше предприятиеләре Координация советының V утырышын ачты. Координация советы эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының авиация сәнәгате Департаменты директоры Сергей Емельянов, Мәскәү авиация институты  ректоры Михаил Погосян, ТР һәм РФ авиатөзелеш предприятиеләре, фәнни тармак һәм уку йортлары җитәкчеләре, чит ил компанияләре вәкилләре катнашты.

"Россия һәм Татарстанның авиация сәнәгате тармагы һәм машина төзелеше вәкилләренең Казанда мондый очрашулары матур традициягә әйләнде. Соңгы елларда безгә чит ил коллегаларбыз да кушыла", – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. – Ышанам ки, күргәзмә һәм бу утырыш Россия Федерациясенең авиация сәнәгате тармагы һәм машина төзелеше үсешенә яңа этәргеч бирәчәк".

2016 елның 10 августында Рөстәм Миңнеханов «Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җиһазлар «АКТО-2016» VIII Халыкара күргәзмәсен тантаналы ачуда катнашты. Тантанада шулай ук, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының авиация сәнәгате Департаменты директоры Сергей Емельянов, Мәскәү авиация институты  ректоры Михаил Погосян, "Берләшкән Авиатөзелеш Корпорациясе" ГАҖ программалары буенча вице-президент - "Туполев" ГАҖ генераль директоры Александр Конюхов, илнең әйдәп баручы авиатөзелеш предприятиеләре һәм уку йортлары җитәкчеләре катнашты. 

2016 елның 10 августында «КНИАТ» Инновацион-технологик үзәге» сәнәгать технологияләре технопаркы территориясендә эшчәнлек алып баручы «Казан Гипронииавиапром» АҖ кайбер производстволарның эше белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов танышты. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, Казан мэры Илсур Метшин, «Казан Гипронииавиапром» АҖ генераль директоры Борис Тихомиров һәм башкалар озата йөрделәр

Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүчеләр электродинамик вибростендлар чыгару буенча җитештерү эшчәнлеге белән таныштылар. Стендлы технологик системаларның йомгаклау макетлы җыю цехында булдылар. 


9
август, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 9 августында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов рәислегендә "Наше время – Безнең заман" эшләүче яшьләр иҗатының ел саен уза торган ачык республика телевизион фестивален оештыру комитеты утырышын үткәрде.

 

Алберт Кәримов билгеләгәнчә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырыла торган фестиваль Татарстанда дүртенче тапкыр уздырыла.  ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе ассызыклаганча, "фестиваль эшче һөнәрләрне популярлаштыруда һәм яңа буын кадрларын формалаштыруда мөһим функцияне үти, республика предприятиеләре һәм оешмаларында хезмәт итүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачуда ярдәм итә".


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International