2016 елның 19 августында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Региональ сәнәгать үсеше фонды эшчәнлеге мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Региональ фонд агымдагы елның июнендә ТР Инвестиция-венчур фонды һәм Федераль сәнәгать үсеше Фонды белән үзара хезмәттәшлек итү нигезендә оештырылды.
Киңәшмәдә ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Инвестиция-венчур фонды җитәкчелеге һәм вәкилләре катнашты.
2016 елның 19 августында ТР Лаеш шәһәрендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы булып узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры урынбасары Екатерина Толстикова, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, ТР Дәүләт Советы вәкилләре, предприятие җитәкчеләре, муниципаль район башлыклары, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитеты җитәкчеләре, югары һөнәри уку йорты ректорлары, урта һәм кече һөнәри мәгариф учреждение директорлары һәм башкалар катнашты.
2016 елның 18 августында ТР Премьер-министры урынбасары- ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган "Алабуга" МИЗ Күзәтү советы утырышында катнашты.
Татарстан башлыгы "Алабуга" махсус икътисадый зонасы каршысында республика җитәкчелеге яңа бурычлар билгеләве турында әйтте, алар хәзерге мәйданчыкның чикләреннән чыга. Әлеге бурычларны чишү өчен МИЗ яңа инфраструктура объектлары һәм яңа мәйданчыклар алачак.
"Алабуга" махсус икътисадый зонасы илебездә иң уңышлыларның берсе булып чыкты, - диде Рөстәм Миңнеханов утырышны ачып. - Без "Алабуга" МИЗ - "ИнноКама"ның төп объектларының берсе икәнен аңлыйбыз һәм яңа бурычларны исәпкә алып махсус икътисадый зона булган периметрында гына калырга тиеш түгел, дип саныйбыз. "Алабуга" МИЗ алдында яңа бурычлар куеп без инвестицион фазаны озайтабыз. Ул резидентларны җылылык һәм су белән тәэмин итү, шул ук вакытта Алабуга шәһәрендә дә яшәү өчен уңайлы тормыш шартларын булдыру мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк".
2016 елның 18 августында Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә ТР Иминлек Советы, ТР хокук тәртибен тәэмин итү буенча Координацион киңәшмә, ТР террорчылыкка каршы Комиссия, ТР коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү буенча Комиссиянең уртак киңәйтелгән утырышы булып узды.
Утырыш барышында "Имин шәһәр" аппарат-программа комплексы кысаларында киләчәктә республикада видеокүзәтү системасының үсеш мәсьәләләре, Татарстан Республикасында су биологик ресурсларын рациональ куллану һәм сакланышын тәэмин итү сораулары каралды.
КАМАЗ-6282 электробусын Мәскәүнең җир өсте транспортының төп операторы - Мәскәү шәһәр транспорты ("Мосгортранс") эксплуатация сынауларына кабул итте. “КАМАЗ” ГАҖ тарафыннан җитештерелгән перспектив яңалыгы Россия башкаласы урамнарында ике ай дәвамында тест үтәчәк.
КАМАЗның тест электробусы аз йөрешле пассажирларга яраклаштырылган, идәне түбән дәрәҗәдә, видеокамералар белән җиһазландырылган һәм спутник навигацияле. Салонның гомуми сыйдырышлылыгы – 85 пассажир. Максималь тизлеге-сәгатенә 65 км. Аккумуляторлары 380 вольтлы көчәнешле электр челтәреннән корыла. КАМАЗ-6282 электробусының төп өстенлекләре автобуслардан аермалы буларак - экологик, тавышсыз һәм экономияле булуында.
("КАМАЗ" ГАҖ Матбугат хезмәте материаллары файдаланылды)
2016 елның 16 августында Казанда EPC Group (Германия) һәм Chematur Group (Швеция) компанияләре делегациясе белән ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, "ТАИФ" ААҖ, "Түбән Кама нефтехим" САҖ җитәкчелеге вәкилләре очрашты.
Очрашу барышында ЕРС Group компаниясе җитәкчелеге Россия өчен яңа булган изоцианат җитештерүен тәкъдим итте, аның өчен җайланмалар комплексын алар тарафыннан Chematur Group технологияләр лицензиары белән берлектә тормышка ашырылган.
2016 елның 16 августында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Нанолек» ҖЧҖ президенты Владимир Христенко белән очрашты. Очрашуда Татарстан Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, «Татхимфармпрепараты» ААҖ генераль директоры Тимур Ханнанов, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы, Казан федераль университет вәкилләре катнашты.
Очрашу барышында уртак тикшеренү проектларын гамәлгә ашыру мөмкинлекләре мәсьәләсе каралды. Владимир Христенко хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта мөмкин булган уртак тикшеренү проектлар мәсьәләләре өстендә эш бара, КФУ һәм А.Е.Арбузов исемендәге органик һәм физик химия институты кебек фәнни институтларны җәлеп итеп тикшеренүләрне гамәлгә ашыру карала.
Мәгълүмат өчен:
«Нанолек» ҖЧҖ эшчәнлегенең стратегик юнәлеше –нанотехнологик һәм наноматериаллар нигезендә фармацевтик һәм биотехнологик препаратлар җитештерә. Предприятиенең максаты 2020 елга кадәрге чорда Россия Федерациясендә фармацевтика сәнәгатен үстерү Стратегиясе ("Фарма-2020") приоритетларына тулысынча туры килә, шулай ук, импортны алыштыру сәясәтенә һәм инновацион препаратлар җитештерүне локальләштерү өстенлекләре белән дә яраша.
2016 елның 16 августында Яр Чаллыда Ford Sollers заводында 10 меңлек субкомпактлы EcoSport кроссоверы чыгарылган.
EcoSport кроссоверы Яр Чаллының модернизацияләнгән Ford Sollers заводында җитештерелгән һәм старт алган беренче моделе булды. Автомобиль предприятиедә тулы цикл технологиясе буенча җитештерелә һәм локальләштерүнең югары өлешенә ия. Россиядә җитештерелгән EcoSport кроссоверы компания тарафыннан Казахстан, Белоруссия һәм Әрмәнстан базарларына экспортланачак.
2016 елның 7-9 сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россия табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән Казанда Татарстан нефть-газ-химия форумы узачак.
Форумны оештыручылар - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ, "Татнефть" ГАҖ, "ТАИФ" ААҖ, "Нефтеконсорциум" ЯАҖ, Татарстан Республикасы фәннәр Академиясе, "Казан ярминкәсе" Күргәзмә Үзәге.
Татарстан нефть-газ-химия форумы-2016 тантаналы ачылышында һәм форум эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы планлаштырыла.
ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов ассызыклаганча, Татарстан нефть-газ-химия форумы Россия һәм республика нефть, газ, химия комплексын үстерү мәсьәләләре буенча мөһим дискуссия мәйданы булачак.
2016 елның 13 августында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Азнакай районына эш сәфәре кысаларында азнакайлыларны Азнакай районы барлыкка килүгә 85 ел тулу һәм "Азнакайнефть" НГЧИ 60 ел тулу уңае белән котлады.
Азнакай муниципаль районы - республикада иң төзекләндерелгән районнарның берсе. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Азнакай районына 85 ел һәм "Азнакайнефть" НГЧИ 60 ел тулуга багышланган тантаналы чарада чыгышы вакытында белдерде. Чара Азнакайның "Юбилейный" стадионында үтте.
"Районыгыз бай тарихы һәм республика икътисады үсешенә керткән әһәмиятле өлеше белән горурлана ала, - диде Татарстан Президенты азнакайлыларга мөрәҗәгать итеп. - Бу - район һәм республика икътисады нигезен формалаштыручы берничә буын нефтьчеләр, барлык азнакайлыларның, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең, бизнес вәкилләре, социаль өлкә һәм шәһәр хуҗалыгы хезмәткәрләре, иҗат итүчеләрнең хезмәте нәтиҗәсе - Азнакай җире элек-электән игенгә бай дип санала".