Илдар Халиков Коркачыкта гомуми билгеләнештәге авиация үсеше сораулары буенча киңәшмә уздырды

2016 елның 12 августы, җомга

2016 елның 12 августында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков гомуми билгеләнештәге авиация үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Чара Биектау районының “Коркачык” аэродромы территориясендә “Мин күкне сайлыйм!” авиация бәйрәме кысаларында узды.

Киңәшмәдә РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов катнаштылар.

Илдар Халиков билгеләгәнчә, бүген авиация республиканың социаль-икътисади үсешендә әһәмиятле роль уйный. “Авиа төзелеш үсеше алган регион буларак Татарстан алдында РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан әйтелгән җитди бурычлар тора. Аерым алганда, Ту-160 самолетларын җитештерүне яңарту”, -диде Татарстан Премьер-министры.

Илдар Халиков өстәвенчә, РФ Оборона министрлыгы заказы буенча Татарстан территориясендә гамәлгә ашырыла торган тагын бер җитди юнәлеш - авыр йөк күтәрелешле яңа пилотсыз самолётны әзерләү. Тәҗрибә моделе үзенең беренче очышын инде башкарды. Әлеге проект безнең өчен зур мәгънәгә ия, дип ассызыклады ТР Хөкүмәте Башлыгы.

“Бүгенге көнгә республикада якынча 40 аэродром һәм утырту мәйданчыклары бар. Аларның эффектив кулланылышының ачык мисалы-без басып торган “Коркачык” аэродромы. “Коркачык”, Балтач”, Минзәлә” объектларында зур спорт чаралары: парашют, планер, вертолет спорты буенча Россия чемпионатлары уздырыла.”, - дип белдерде Илдар Халиков.

Татарстан Республикасы Премьер-министры сүзләренчә, республикада зур игътибар яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләүгә, авиация, техник һәм хәрби-гамәли спорт төрләрен үстерүгә, профильле белгечләр әзерләүгә бирелә.

Игорь Левитин, үз чиратында, агымдагы елның июнендә РФ Президенты Владимир Путин РФ Президенты каршындагы гомуми билгеләнештәге авиация үсеше сораулары буенча комиссияне үзгәртү турында карар кабул итүен искә төшерде. Ул шулай ук, Глонасс нигезендә мәгълүмати-навигация технологияләре мәсьәләләрен дә караячак. Левитин сүзләренә караганда, бу комиссиягә авиация пилотсыз системалар сораулары да билгеләнде.

“Бүген бу юнәлеш бик киң үсеш алды. Без аңлыйбыз, киләчәк - пилотсыз системалар артында. Пилотсыз самолётлар мониторинг һәм территорияләрне саклау сорауларын хәл итү, картография объектларын сорауларын тикшерүдә, кадастр планын әзерләүдә, йөк ташу, экстрен хезмәтләр белән эшләүдә нәтиҗәле булачак”, - диде Россия Президенты ярдәмчесе. 

Алга таба, гомуми билгеләнештәге авиацияне үстерү буенча киңәшмәдә  катнашучылар үзләренең тәкъдимнәрен һәм фикерләрен белдерделәр.

(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары кулланылды)

Мәгълүмат һәм фоторепортаж “Татар-информ” МА сайтында урнаштырылган:  http://www.tatar-inform.ru/news/2016/08/12/516080/ ,

http://www.tatar-inform.ru/photo/2016/08/12/5370/108147/#12   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International