2016 елның 12 августында Татарстанның Биектау районындагы Коркачык аэродромында авиашоу һәм “Мин күкне сайлыйм! авиация бәйрәме ачылышы узды. Вакыйга ачылышында рәсми стартны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, РФ Президенты ярдәмчесе, гомуми билгеләнешле авиация үсеше мәсьәләләре буенча Комиссия рәисе Игорь Левитин бирделәр. Рәсми сәламләү сүзләре авиация моторлары гөрелтесенә кушылып яңгырады. Трибуналар өстеннән үрнәк очышлар үтте.
Ачылыш тантанасында Татарстан Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин һәм башка рәсми затлар катнашты.
“Сезнең барыгызны да якынлашып килүче Россия Гражданнар авиациясе Көне белән котлыйсым һәм биредә без күргән очышларда катнашкан егетләр өчен рәхмәт әйтәсем килә. Чын-чынлап күккә ашкынганнар өчен!” - диде сәламләү чыгышында Игорь Левитин. Россиядә гомуми билгеләнешле авиация үсеше, мәгълүмати системаларны җитештерү, пилотсыз очу аппаратларын булдыру динамик һәм туктаусыз рәвештә булсын өчен барысы да югары дәрәҗәдә башкарыла, дип билгеләп үтте ул.
Илдар Халиков үз чиратында: Бәйрәмнең исеме - “Мин күкне сайлыйм!” үзе турында үзе сөйли, - диде. Бу бәйрәм хәрби һәм гражданнар авиацияләренә генә түгел, эре авиация заводларында хезмәт иткән меңләгән кешегә кагыла. Татарстан нефть республикасы гына түгел, Россиянең эре авиасәнәгать үзәге дә булуын безнең гигантлар - Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе һәм Казан вертолет заводы раслый”.
“Моннан тыш, бездә җитди авиатехник белем бирү кластеры һәм пилотсыз оча торган аппаратларны җитештерү бар”.
Ачылыш тантанасын җитештерү алдынгыларына һәм авиаярышларда җиңүчеләргә дәүләт һәм республика бүләкләрен тапшыру йомгаклады.
Алдарак Игорь Левитин Илдар Халиков һәм башка рәсми затлар озатуында бәйрәм территориясен карап әйләнде. Биредә ул кече авиация пилотларын әзерләү технологияләре, авиамодельләштерү түгәрәкләре һәм секцияләре казанышлары белән танышты. Моннан тыш, кунаклар һөнәри ориентация аллеясында булдылар, биредә профиль буенча белем бирүче югары уку йортлары һәм предприятие вәкилләре тормышларын авиациягә һәм авиатөзелешкә бәйләргә карар биргән яшьләр белән аралаштылар.
Пилотсыз очучы аппаратлар күргәзмәсе янында мәртәбәле кунаклар тукталдылар. Аларга серияле җитештерүгә җибәрелгән тест модельләрен һәм инде чыгарылган модельләрне күрсәттеләр. Илдар Халиковның аларны файдалану өлкәсе һәм нәтиҗәлелеге турындагы соравына полиция хезмәткәрләре җавап бирде. Алар әйтүенчә, әле күптән түгел генә шундый аппарат аеруча куркыныч җинаятьчене урынын ачыкларга һәм тотарга ярдәм иткән.
Бәйрәм программасын авыр һәм кече авиация очышлары дәвам итте. Үзләренең мөмкинлекләрен “Ансат” һәм “Ми-8” вертолетлары да күрсәтте. Меңләгән күз җирдән аларның очышларын гына түгел, ил авиациясе “картлачлары”– Икенче Бөтендөнья сугышы яшьтәшләренең күктә мәтәлчек атканын да шаккатып күзәтте. Тамашачылар игътибарына, шулай ук, мотоциклчы-виртуозлар һәм хәрби спецназ, парашютчылар һәм иҗат коллективары чыгышлары тәкъдим ителде.
(“Татар-информ” МА материаллары кулланылды)
Мәгълүмат һәм фоторепортажлар ТР Хөкүмәтенең рәсми порталында бастырылган: http://prav.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/707960.htm, “Татар-информ” МА сайтында: http://www.tatar-inform.ru/news/2016/08/12/516080/, http://www.tatar-inform.ru/photo/2016/08/12/5371/#10, http://www.tatar-inform.ru/photo/2016/08/12/5372/#1; "Реальное время" Интернет-нәшрияты сайтында http://realnoevremya.ru/galleries;