Татарстан башлыгы «Казан Гипронииавиапром» АҖ яңа гальваник җитештерүен карады

2016 елның 10 августы, чәршәмбе

2016 елның 10 августында «КНИАТ» Инновацион-технологик үзәге» сәнәгать технологияләре технопаркы территориясендә эшчәнлек алып баручы «Казан Гипронииавиапром» АҖ кайбер производстволарның эше белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов танышты. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, Казан мэры Илсур Метшин, «Казан Гипронииавиапром» АҖ генераль директоры Борис Тихомиров һәм башкалар озата йөрделәр

Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүчеләр электродинамик вибростендлар чыгару буенча җитештерү эшчәнлеге белән таныштылар. Стендлы технологик системаларның йомгаклау макетлы җыю цехында булдылар.

Әйтеп үтәргә кирәк, «Казан Гипронииавиапром» АҖ Россиянең эре предприятиеләре белән актив хезмәттәшлек итә.  Аерым әйтсәк, хәзерге вакытта Самараның “Кузнецов” ААҖ сынау стендын техник җиһазландыру һәм реконструкцияләү буенча эшләр тәмамланып килә.  Россиянең әлеге әйдәп баручы предприятиесе авиация газтурбинлы двигательләрне, космик ракеталар өчен сыеклык ракета двигательләрен ремонтлау һәм җитештерү белән шөгылльләнә.  Башка партнерлар арасында - Арамиль авиация ремонт заводы (Свердловск өлкәсе), анда Казан белгечләре көче белән авиация двигательләрен сынау буенча станция төзелде, Рыбинск шәһәрендә "Сатурн - Газ турбины" ААҖ, аның мәйданында газтурбинлы агрегатларны завод контроль сынауларын үткәрү өчен универсаль стенд булдырылды.

Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүче затлар «Казан Гипронииавиапром» АҖ никель-бор катламы төшерү буенча яңа гальваник җитештерү цехын карап чыктылар. Әлеге линия Россияда никель-бор катламын сәнәгый төшерү буенча бердәнбер санала. Никель-бор катламын сәнәгый төшерү нефть табу тармагында, оборона сәнәгатендә, машина төзелешендә, агач эшкәртүдә һәм башка актив кулланыла. Бүген Казан предприятиесендә эшләтеп җибәрү-җайга салу эшләре тәмамлана, яңа линияне быел сентябрь аенда эшләтеп җибәрү ниятләнә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International