Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышы булды

2016 елның 10 августы, чәршәмбе

2016 елның 10 августында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә  предприятиеләрендә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркемнең өченче утырышы булып узды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре Ассоциациясе, Татарстан Республикасы сәнәгатьнең химия тармагы хезмәткәрләре профсоюзының Республика комитеты, Регионара хезмәтне саклау Ассоциациясе, Идел Буе сыйфат үзәге вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә  министрлыгы мәгълүматлары буенча 2016 елның беренче яртыеллыгында 2015 елның шул ук чоры белән чагыштырганда бәхетсезлек очракларының гомуми саны 24% кимегән. Шулай итеп, үлем очрагы белән булганнары 28,6% кимегән, ә авыр тән җәрәхәтләре белән булган бәхетсез очраклар – 24,1% кимегән.

Утырыш барышында производствода теркәлгән бәхетсезлек очраклары  тикшерелде һәм хезмәтне саклау шартларын яхшырту буенча кабул ителгән чаралар каралды.

Утырыш нәтиҗәләре буенча Регионара хезмәтне саклау Ассоциациясе тарафыннан Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының хезмәтне саклау өлкәсендәге эшчәнлеге хупланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International