2016 елның 9 августында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов рәислегендә "Наше время – Безнең заман" эшләүче яшьләр иҗатының ел саен уза торган ачык республика телевизион фестивален оештыру комитеты утырышын үткәрде.
Алберт Кәримов билгеләгәнчә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырыла торган фестиваль Татарстанда дүртенче тапкыр уздырыла. ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе ассызыклаганча, "фестиваль эшче һөнәрләрне популярлаштыруда һәм яңа буын кадрларын формалаштыруда мөһим функцияне үти, республика предприятиеләре һәм оешмаларында хезмәт итүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачуда ярдәм итә".
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан ТР "Созвездие- Йолдызлык" Республика яшьләр иҗтимагый оешмасы белән берлектә фестивальне үткәрүне оештыру буенча әзерлек эшләре башкарылды, республиканың муниципаль районнары һәм предприятиеләренә заявкалар бирү компаниясенең башланып китүе турында хәбәр ителде.
Утырыш барышында 2016 елда Фестивальне уздыруга кагылышлы төп сораулар каралды, Фестивальне үткәрү графигы-планы, регламенты һәм жюри расланды.
Фестиваль берничә этапта узачак: заявка кампаниясе, сайлап алу турлары республиканың дүрт шәһәрендә (Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Казан), ә финал Казанда узачак.
12 сентябрьгә кадәр оештыру комитеты Татарстан предприятиеләре һәм төрле тармак оешмаларыннан заявкалар кабул итәчәк. Талантларын тормышка ашырырга һәм үзләрен телейолдыз итеп хис итәргә теләүче эшче 18-35 яшьләрдәге яшьләр һәнәри эшчәнлеге булмаган конкурс программасында үзләрен сыный алалар.
Предприятие һәм оешмалар катнашу өчен команда (коллектив яки аерым башкаручыларны) "Музыкаль юнәлеш", "Бию юнәлеше", "Дан минуты" номинацияләрендә чыгыш ясарга юллаячак. Сайлап алу (зональ) лауреатлары Казанда финал ярышларда катнашу өчен чакырылачак. Һәр сайлап алу этабының йомгаклау концерты, шулай ук, финал гала-концерт "ТНВ" телеканалында трансляцияләнәчәк.
Һәр этапта катнашучылар өчен РФ һәм ТР алдынгы педагогларыннан мастер-класслар биреләчәк. Командаларга һәм аерым башкаручыларга кыйммәтле бүләкләр, дипломнар, акчалата премияләр тапшырылачак. Гран-при иясе җиңүче дипломына, ТР Президентының күчүче кубогына һәм 200 000сумлык акчалата премиягә лаек булачак.
Фестиваль турында нигезләмә һәм тулырак мәгълүмат ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында - mpt.tatarstan.ru һәм "Созвездие-Йолдызлык" Республика яшьләр иҗтимагый оешмасы сайтында - www.yold.ru сайтында урнаштырылган.
Мәгълүмат өчен:
"Наше время – Безнең заман" IV Фестивале 2016 елның 1 июньнән 13 ноябренә кадәр: 1 июньнән 12 сентябрьгә кадәр — заявка кампаниясе; 30 сентябрьдә-1 октябрьдә —Яр Чаллыда сайлап алу туры; 7-8 октябрь — Түбән Кама шәһәрендә сайлап алу туры; 14-15 октябрь —Әлмәт шәһәрендә сайлап алу туры; 21-22 октябрь — Казанда сайлап алу туры; 10-11 ноябрь —Казанда финал; 13 ноябрь — гала-концерт (Казан, "Пирамида" Мәдәни Күңел ачу Комплексы).