2016 елның 10 августында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының машина төзелеше предприятиеләре Координация советының V утырышын ачты. Координация советы эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының авиация сәнәгате Департаменты директоры Сергей Емельянов, Мәскәү авиация институты ректоры Михаил Погосян, ТР һәм РФ авиатөзелеш предприятиеләре, фәнни тармак һәм уку йортлары җитәкчеләре, чит ил компанияләре вәкилләре катнашты.
"Россия һәм Татарстанның авиация сәнәгате тармагы һәм машина төзелеше вәкилләренең Казанда мондый очрашулары матур традициягә әйләнде. Соңгы елларда безгә чит ил коллегаларбыз да кушыла", – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. – Ышанам ки, күргәзмә һәм бу утырыш Россия Федерациясенең авиация сәнәгате тармагы һәм машина төзелеше үсешенә яңа этәргеч бирәчәк".
Быел республика предприятиеләре 907млрд сумлык продукция җитештерде. Шуның 167 млрд сумы машина төзелеше комплексына туры килә дип сөйләде Республика башлыгы.
"Завод һәм предприятиеләрнең көндәшлеккә сәләтлелеге тармакта барган үзгәрешләргә тиз арада хәрәкәт итә белү һәм әзер була белүенә, яңа технологияләр, җиһазлар һәм процесслар ни дәрәҗәдә нәтиҗәле гамәлгә ашырылуга бәйле", – дип ассызыклады Татарстан Президенты.
"Республика игътибарны производстволарны үстерүгә генә түгел бирә түгел генә, фән өлешенә дә бирә. Машина төзелеше һәм авиация сәнәгате белән фәнни-тикшеренү институтлары да тыгыз хезмәттәшлек итә. Татарстан югары уку йортлары регион предприятиеләренең сәләтле белгечләргә ихтыяҗларын тулысынча тәэмин итә алалар. Татарстан югары уку йортларын тәмамлаучылар илебезнең алдынгы производстволарында эшлиләр. Республикада югары һәм һөнәри белем бирү системасының зур өстенлеге Татарстан предприятиеләренең һәм югары уку йортлары, шулай ук, һөнәри училищалар арасында җайга салынган мөнәсәбәтләр булу теоретик белемнәрне практика белән ныгытырга мөмкинлек бирә", – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
"Казан авиация җитештерү берләшмәсе” нигезендә ТУ-160 стратегик бомбардировщигын җитештерүне торгызу юнәләше Татарстанда гамәлгә ашырыла торган иң эре проектларның берсе. Ышанам ки, бу проектны яңадан торгызу һәм гамәлгә ашыру республиканың күп төрле юнәлешләренә яңа этәргеч булачак", - дип ассызыклады ул.
Мәгълүмат һәм фоторепортажлар ТР Хөкүмәтенең рәсми сайтында http://prav.tatarstan.ru/rus/pressa/photo.htm/photoreport/1593547.htm һәм "Татар-информ" МА сайтында http://www.tatar-inform.ru/news/kazan/2016/08/10/515773/, http://www.tatar-inform.ru/photo/2016/08/10/5359/#19 урнаштырылган