2016 елның 10 августында Рөстәм Миңнеханов «Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җиһазлар «АКТО-2016» VIII Халыкара күргәзмәсен тантаналы ачуда катнашты. Тантанада шулай ук, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының авиация сәнәгате Департаменты директоры Сергей Емельянов, Мәскәү авиация институты ректоры Михаил Погосян, "Берләшкән Авиатөзелеш Корпорациясе" ГАҖ программалары буенча вице-президент - "Туполев" ГАҖ генераль директоры Александр Конюхов, илнең әйдәп баручы авиатөзелеш предприятиеләре һәм уку йортлары җитәкчеләре катнашты.
Казанда "Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җиһазлар" VIII Халыкара күргәзмәсе дөньяның 15 иленнән 120 дән артык катнашучыны җыйды.
Күргәзмәне ачканда Рөстәм Миңнеханов: “Татарстанда авиация сәнәгате һәрвакыт югары дәрәҗәдә булды. Партнерларны чакырып проект һәм актуаль сораулар хакында фикер алышу максаты белән мәйданнарга ия булу безнең өчен мөһим. Инанам ки, Россия һәрвакыт авиация төзелеше дәүләте булды һәм булачак. Ә Татарстан бу процесста үзенең лаеклы урынын алырга тиеш. Безнең каршыбызда берничә эре бурыч тора: ТУ-160 яңадан җитештерүне башлау, вертолетлар төзелешен алга таба үстерү һәм башкалар. Ышанам ки, монда нәкъ шушы мәйданда без яңа партнерлар табарбыз һәм яңа килешүләр төзербез”
РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының авиация сәнәгате Департаменты директоры Сергей Емельянов күргәзмәдә катнашучыларны РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы исеменнән сәламләде: "Бүген Татарстан Республикасы - Россиянең динамик рәвештә үсүче регионнарының берсе. Илнең һәм республика икътисадын тулыландыручы төп юнәлеш булып авиакосмик юнәлеш тора. Бүгенге күргәзмә тармак үсешенең төп ноктасы булыр һәм производстволар яңа технологияләр белән танышып үзләренә кертү өчен файдаланыр", - дип билгеләде.
"Заманча технологияләрне гамәлгә кертми торып бер генә тармак та үсеш ала алмый. Авиация гына – искәрмә түгел. Бу күргәзмә – яңа технология чишелешләре белән танышу өчен яхшы мөмкинлек. Татарстан һәрвакыт авиатөзелеш өлкәсендә генә түгел, инновацияләрне гамәлгә кертүдә дә лидер булды. Минемчә, бу күргәзмәдә дә киләчәктә безнең сәнәгатьне үстерү өчен яңа мөмкинлекләр табылыр", – дип ассызыклады Мәскәү авиация институты ректоры Михаил Погосян.
Мәгълүмат һәм фоторепортаж "Татар-информ" МА сайтында http://www.tatar-inform.ru/news/kazan/2016/08/10/515760/, http://www.tatar-inform.ru/photo/2016/08/10/5358/ урнаштырылган