2016 елның 12 августында Биектау районы Коркачык аэродромы территориясендә “Мин күкне сайлыйм! авиация бәйрәме узачак.
Чараны оештыручылар - ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы – "Туполев" ГАҖ филиалы, "Казан вертолет заводы" һәм республиканың башка авиатөзелеш предприятиеләре, Россия ДОСААФы ТР Үзәк аэроклубы, "Казан ярминкәсе" Күргәзмә Үзәге ААҖ.
Ачылыш тантанасында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, РФ Президенты ярдәмчесе, гомуми билгеләнешле авиация үсеше мәсьәләләре буенча Комиссия рәисе Игорь Левитин, Татарстан Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Россия ДОСААФы Рәисе, генерал-полковник Александр Колмаков, авиация тармагы ветераннары, Татарстан авиация тармагы предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәт коллективлары, республика студентлары һәм мәктәп укучылары катнашачак.
Татарстан Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов ассызыклаганча, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән “Мин күкне сайлыйм! авиация бәйрәме 2012 елдан бирле үткәрелә. Бәйрәмне уздыру максаты – республикада балалар һәм яшьләр арасында авиацияны популярлаштыру. Авиация бәйрәме меңләгән авиацияга гашыйк кешеләрне берләштерә.
Быел бәйрәм берничә истәлекле вакыйга белән үрелә – кешенең космоска беренче очышына 55 ел, ДОСААФ ТАССРЮ оешуга 65 ел тулу, ТУ-160 стратегик бомбардировщикның беренче очышына 35ел.
Коркачык аэродромында узачак бәйрәмдә һава судноларының күргәзмәсе булачак, анда вертолет һәм самолет модельләре белән танышырга мөмкин булачак. Очыш программасында кече һәм авыр авиация һава судноларын катнашачак, парашютчылар һәм авиамодельчыларның чыгышлары узачак.
Республика авиация сәнәгате предприятиеләре һәм әлеге тармак уку йортлары стендларында бәйрәмдә катнашучылар авиация белгечлекләре буенча һөнәри- юнәлеш киңәшләре ала алачаклар.
Авиация бәйрәмендә катнашучылар өчен концерт программасы оештырылачак. Күңел ачу программасы кысаларында байкерлар чыгышы узачак, балалар өчен уен мәйданчыгы оештырылачак, җәю парашют җәю һәм җыю буенча мастер-класс үткәреләчәк.