2016 елның 11 августында «Россия вертолетлары» холдингының («Ростех» дәүләт корпорациясенә кергән) Казан вертолетлар заводы базасында «Ростех» дәүләт корпорациясе һәм «Россия вертолетлары» АҖ җитәкчелегенең күчмә киңәшмәсе узды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Ростех» ДК генераль директоры Сергей Чемезов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, «Россия вертолетлары» холдингы генераль директоры Александр Михеев, КВЗ генераль директоры Вадим Лигай катнашты.
Утырышта КВЗ һәм «Россия вертолетлары» холдингына кергән башка заводларның йөкләнеше, финанс хәлләре мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. 2008 елда башланган Казан вертолетлар заводын модернизацияләү һәм техник җиһазландыру юлы белән җитештерү нәтиҗәлелеген арттыруга юнәтелгән инвестицион проектлар турында сөйләштеләр.
КВЗ җитәкчелеге мәгълүматлары буенча, 2018 елга кадәр планлаштырылган КВЗ комплекслы инвестицион программасы модельләр рәтен үстерүгә һәм җитештерүне реконструкцияләүгә юнәтелгән берничә инвестицион проекттан тора. Заводны модернизациясе һәм инвестицион үстерү программасы тәмамланганнан соң барлык җитештерү куәтләрен бер мәйданчыкта туплау һәм ниятләгән күләмдә серияле яңа техника эшләнмәсен тәмамлап, аны чыгаруны башлау күздә тотыла.
Утырышта катнашучылар КВЗ генераль директоры озатуында заводның гальваник җитештерү корпусын карап чыктылар. Әлеге корпусны төзү тәмамланганнан соң гальваник детальләргә өслекләр кертүнең автоматлаштырылган процесслары гамәлгә ашырылачак, бу кеше факторы йогынтысын киметәчәк, чыгарылучы эшләнмәләрнең сыйфатын һәм чыдамлылыгын арттырачак.
Алар композит җитештерү корпусларын да күрделәр. Реконструкция тәмамланганнан соң композит җитештерү бердәм җитештерү комплексын тәшкил итәчәк, бу Ансат, Ми-38 и Ми-171-А2 вертолетлары өчен композит материаллардан ясалган детальләрне серияләп чыгаруны тәэмин итәчәк.
Агрегат-җыю җитештерүен карау вакытында утырышта катнашучыларга Ми-8/17, Ансат и Ми-38 вертолетлары өчен агрегатларны һәм фюзеляжларны стапель һәм верстак җыю участокларын күрсәттеләр.
(ТР Президенты һәм Казан вертолетлар заводы Матбугат хезмәте материаллары файдаланылды)