ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 1 сентябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Түбән Камага эш сәфәре кысаларында "Татнефть" ГАҖ шина комплексы составына керүче кайбер предприятиеләрдә булды.

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры "Түбән Кама шина" ГАҖ, "Түбән Кама шиналар заводы ЦМК" ҖЧҖ, "Түбән Кама техник углерод заводы" АҖ җитештерү мәйданчыкларында булды. Ул җитештерелә торган продукциянең конкуренциягә сәләтен арттыруга юнәтелгән һәм җитештерүне модернизацияләү проектларын тормышка ашыруны барышы белән танышты.

2016 елның 1 сентябрендә ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендәге “Генерирующая компания” ААҖ директорлар Советының чираттагы утырышында компаниянең агымдагы елның беренче алты аендагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясадылар.

Бу вакыт аралыгында электр энергиясен җитештерү 5 938 млн. кВтч тәшкил иткән, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 1% түбәнрәк һәм планлаштырылган күрсәткечтән 5% кимрәк. Җылылык энергиясен җибәрүнең күләме дә азайган, ул 5 934 мең Гкал тәшкил иткән, узган ел 6 241 мең Гкал булган. Электр энергиясен җитештерүнең кимүе базарда бәя төшү тенденция белән даими рәвештә ягулыкка бәяләр артып торуда  аңлатыла. Җылылык энергиясенә килгәндә тышкы һава температурасы узган җылылык сезонында югарырак булды, моннан тыш җылылык аралыгы да кыскартылган иде. 


31
август, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 31 августында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов “Ростех” Дәүләт Корпорациясе составына кергән "Берләшкән приборлар төзелеше корпорациясе" АҖ вәкилләре белән очрашты.

Очрашуда "Берләшкән приборлар төзелеше корпорациясе" АҖ вәкилләре - "Россия Фәннәр Академиясе Мәскәү радиотехника институты" АҖ генераль директоры урынбасары Виталий Павленко, "Рыбинский приборлар төзү заводы" АҖ башкарма директоры Оскар Газизов, шулай ук, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелеге һәм "Элекон" Казан заводы ААҖ вәкилләре катнашты.


30
август, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанлыларга Республика Көне уңаеннан Котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

"Кадерле Татарстанлылар!

Егерме алтынчы тапкыр Татарстанның төп дәүләт бәйрәмен – Республика Көнен билгеләп үтәбез.

Бу вакыйга Татарстанның хәзерге тарихының башлангыч ноктасына әйләнде, күпмилләтле Россия һәм туган республикабызның традицияләренә хөрмәт белән караучы, хезмәт сөючән, патриотизм рухында, күңелендә ватанпәрвәрлек хисләре саклаган барлык Татарстанлыларны берләштерде.

​Икътисадның заманга ярашлы итеп яңарту, Иннополис  югары технологияләр шәһәрен төзү, Россиядә иң уңышлы потенциал үстерүче  «Алабуга» махсус икътисадый зонасы, федераль дәрәҗәдәге «ИнноКам» эре кластерын булдыру, инвестицияләр җәлеп итү  һәм яңалыклар үзләштерүдә актив эшләү – болар барысы да киләчәктә Татарстан Республикасы үсешенә юл ача.


29
август, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 29 августында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының төбәкара багланышларны үстерү бүлеге башлыгы Хәсәнова Гүзәлия Легат кызына Россия Федерациясе төбәкләре һәм Татарстан Республикасы арасындагы төбәкара элемтәләрне үстерүгә керткән өлеше һәм озак еллар намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын тапшырды.

2016 елның 29 августында Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Бөтендөнья икътисадый форумының глобаль шейперлары бергәлеге вәкилләре белән очрашуы булып узды. Очрашуда катнашучылар Татарстанның, Россиянең үсеш перспективалары һәм заманча глобаль икътисадның тенденцияләре хакында фикерләштеләр.  

"Сезнең бирегә икенче кат килүгез күңелле күренеш. Без Давосс икътисадый форумы белән тыгыз элемтәдә торабыз. Мин профессор Швабка, сәяси кыенлыкларга карамастан, безнең илебезгә һәм республикабызга күрсәткән игътибары һәм җылы мөнәсәбәте өчен рәхмәтлемен. Миңа Давосс икътисадый форумының яшьләргә нигезләнүе бик ошый", - дип билгеләде Татарстан лидеры үзенең кереш сүзендә. Ул хәбәр иткәнчә, быел бөтендөнья икътисадый форумында белгечләр дүртенче технологик революция турында бик актив фикер алыштылар. Шул ук тема бүген Рөстәм Миңнехановның шейперлар белән очрашуында да үзәк урынны алды. "Сезнең фикерегезне ишетү миңа бик кызыклы", - дип ассызыклады Татарстан Президенты Казанга 25 илдән килгән яшь делегатларга мөрәҗәгать итеп.


27
август, 2016 ел
шимбә

2016 елның 27 августында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Баулы районына эш сәфәре кысаларында "Баулынефть" НГЧИ оешуга 70 ел тулуга һәм Баулы шәһәре Көненә багышланган тантаналы чара булып узды.   

Барысын да истәлекле вакыйга белән котлап, Рөстәм Миңнеханов зур девон нефте Баулы сәнәгате үсешенә этәргеч булды дип белдерде. Ул вакытларда авыл хуҗалыгы районы булган район өчен һәм Баулы халкы өчен күп нәрсә үзгәрде. "Бу вакыт эчендә "Баулынефть" "Татнефть"нең динамик рәвештә үсүче инновацион-актив предприятиеләренең берсенә әйләнде. Нәкъ менә монда илдә беренче мәртәбә контурдан тыш суландыру алымнары, катламнарны гидроаеру, катлам басымын саклау системасы гамәлгә кертелде", - дип ассызыклады ТР Президенты.

2016 елның 27 августында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ютазы муниципаль  районында булды. Республика башлыгы Урыссу бистәсенең Солнечный микрорайонын карады. Татарстан Президенты республика программасы буенча яңа фатирларга авария хәлендә дип табылган йортлардан  күчүче 36 гаиләне өй туйлары белән тәбрик итте. Урыссу дип исемләнгән урамда  Рөстәм Миңнеханов яңартылган юлны карады. Республика башлыгына район юлларында хәрәкәт ешлыгы  шактый югары булу хакында әйтелде. Быел юл-ремонт һәм төзелеш эшләре күләме акчалата чагылышта 100 млн.сумнан артып киткән.


26
август, 2016 ел
җомга

2016 елның 28 августы –шахтерлар Көне. ТР Премьер-министры урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов республиканың тау казу тармагы ветераннарын һәм хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый.

“Хөрмәтле ветераннар һәм тау казу тармагы хезмәткәрләре!”

Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән республикада гипс чыгару белән шөгыльләнүче тау казу тармагы ветераннарын һәм хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм.  

Төзелеш материаллары – төзелеш гипсы һәм коры гипс катнашмалары җитештерә торган предприятиеләрне стратегик чимал белән туктаусыз тәэмин итү күбесенчә  таучыларның нәтиҗәле хезмәтләреннән тора. 

2016 елның 26 августында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ директорлар Советы утырышын уздырды.

Утырышта ТР Премьер-министры урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, республиканың әйдәп баручы нефть, газ, химия комплексы предприятиеләре, Россиянең кайбер компанияләре җитәкчеләре катнашты.

Утырышта катнашучыларга Татарстан һәм Россия компанияләренең инновацион эшләнмәләре тәкъдим ителде. Мәсәлән, Чаллының “ЭкоБиоПрепарат” фәнни-җитештерү берләшмәсе вирусларга каршы яңа буын иммуноглобулинлы һәм альбуминлы 10 биопрепарат җитештерүне башлап җибәрергә мөмкинлек бирүче уникаль технологияләр эшләп чыгарган. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International