2016 елның 27 августында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ютазы муниципаль районында булды. Республика башлыгы Урыссу бистәсенең Солнечный микрорайонын карады. Татарстан Президенты республика программасы буенча яңа фатирларга авария хәлендә дип табылган йортлардан күчүче 36 гаиләне өй туйлары белән тәбрик итте. Урыссу дип исемләнгән урамда Рөстәм Миңнеханов яңартылган юлны карады. Республика башлыгына район юлларында хәрәкәт ешлыгы шактый югары булу хакында әйтелде. Быел юл-ремонт һәм төзелеш эшләре күләме акчалата чагылышта 100 млн.сумнан артып киткән.
Район җитәкчелеге мәгълүматларына караганда республика программалары буенча соңгы елларда районда 5 авыл мәдәният йорты, “Батыр” спорт комплексы, Урыссуда балалар бакчасы, 10 спорт мәйданчыгы торгызылган, 114 йорт тирәсе территорияләрен норматив хәлгә китерелгән, Бөек Ватан сугышының 120 ветераны яңа торак белән тәэмин ителгән, 154 күп фатирлы йортта капиталь төзәтү эшләре башкарылган.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүче затлар Ютазы муниципаль районына 25 ел тулуга багышланган район мәдәният йортында узган тантаналы чарада катнаштылар. Татарстан Президенты Ютазылыларны юбилей белән котлады. "Без районның ничек үзгәрүен күрәбез. Районда торак пунктларны төзекләндерүдә, авыл хуҗалыгы һәм сәнәгый җитештерүне үстерүдә шактый күп нәрсә эшләнгән. Һәм тагын да күбрәк эшлисе бар әле", – диде Татарстан лидеры.
(“Татар-информ” МА материаллары буенча)