2016 елның 1 сентябрендә ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендәге “Генерирующая компания” ААҖ директорлар Советының чираттагы утырышында компаниянең агымдагы елның беренче алты аендагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясадылар.
Бу вакыт аралыгында электр энергиясен җитештерү 5 938 млн. кВтч тәшкил иткән, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 1% түбәнрәк һәм планлаштырылган күрсәткечтән 5% кимрәк. Җылылык энергиясен җибәрүнең күләме дә азайган, ул 5 934 мең Гкал тәшкил иткән, узган ел 6 241 мең Гкал булган. Электр энергиясен җитештерүнең кимүе базарда бәя төшү тенденция белән даими рәвештә ягулыкка бәяләр артып торуда аңлатыла. Җылылык энергиясенә килгәндә тышкы һава температурасы узган җылылык сезонында югарырак булды, моннан тыш җылылык аралыгы да кыскартылган иде.
Энергия һәм егәрлекне сатудан кергән табыш дәрәҗәсе һәрвакыттагыча Түбән Кама гидроэлектростанциясе (ГЭС) эффектив булып кала һәм Казан җылылык электростанциясе (ТЭЦ-2) кертелгән ПГУ-220 МВт энергоблогы. Табышсыз булып Казан җылылык электростанциясе (ТЭЦ-1) калды, аның территориясендә компаниянең икенче инвестицион проект гамәлгә ашырыла-ПГУ 230-МВт энергоблогы төзелә) һәм Зәй ГРЭС.
Компаниянең табышы агымдагы елның беренче алты аенда 17 813 млн. сум тәшкил иткән, бу узган елның шул ук вакыт аралыгы белән чагыштырганда 1% күбрәк һәм планнан 4% калыша. Компаниянең дебитор бурычларын бетерү буенча эшчәнлеге уңай бәяләнде, ул 2015 елның шул ук вакыт аралыгы белән чагыштырганда 792 млн. сумга кимегән. Бу елның 1 июленә ул 1 458 млн. сум тәшкил иткән.
Утырышта капиталь төзелеш планын үтәү нәтиҗәләре дә ясалды. Быел бу исемлеккә 167 объект кертелгән, шул исәптән компаниянең иң эре проекты - Казан җылылык электростанциясе (ТЭЦ-1) территориясендә ПГУ 230-МВт энергоблогы төзү. Башка проектлар арасында статорны модернизацияләү һәм Түбән Кама ГЭСында ротор остовасы, Яр Чаллы җылылык электростанциясенең (ТЭЦ) баш корпусы мәйданчыгын техник җиһазлау. Капиталь төзелеш инвестицияләре якынча 3,8 млрд. сум тәшкил итәчәк.
Утырыш барышында директорлар Советы әгъзалары “Генерирующая компания” ААҖ ышанычлылыгын күтәрү һәм авариясез эшләве мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Җиһазлардагы аварияләр саны 2015 елның шушы вакыт аралыгы белән чагыштырганда 42 дән 27 кадәр кимегән.
Компания 2016-2017 елларның көзге-кышкы чорына әзерлек алып бара. 7 энергоказанны, 6 турбинаны, 2 генераторны, шулай ук, җылылык челтәренең 82 459 п.м. озынлыкта торба үткәргечләрен ремонтлау һәм реконструкцияләү планлаштырылган.
("Генерирующая компания" ААҖ Матбугат хезмәте материаллары файдаланылды)