"Баулынефть" 70 еллыгын билгели

2016 елның 27 августы, шимбә

2016 елның 27 августында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Баулы районына эш сәфәре кысаларында "Баулынефть" НГЧИ оешуга 70 ел тулуга һәм Баулы шәһәре Көненә багышланган тантаналы чара булып узды.   

Барысын да истәлекле вакыйга белән котлап, Рөстәм Миңнеханов зур девон нефте Баулы сәнәгате үсешенә этәргеч булды дип белдерде. Ул вакытларда авыл хуҗалыгы районы булган район өчен һәм Баулы халкы өчен күп нәрсә үзгәрде. "Бу вакыт эчендә "Баулынефть" "Татнефть"нең динамик рәвештә үсүче инновацион-актив предприятиеләренең берсенә әйләнде. Нәкъ менә монда илдә беренче мәртәбә контурдан тыш суландыру алымнары, катламнарны гидроаеру, катлам басымын саклау системасы гамәлгә кертелде", - дип ассызыклады ТР Президенты.

Аерым рәхмәт сүзләрен Рөстәм Миңнеханов нефтьче ветераннарга җиткерде. Нефть производствосын оештыручы алдынгы хезмәткәрләрне Татарстан Президенты исемләп атады. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә Идарә коллективы үзләренең юбилейларына югары хезмәт күрсәткечләре белән килделәр. Тупланган керем 190 млн тоннадан артык тәшкил иткән. Эшләү стадиясенең соң булуына карамастан, яңа технологияләр кертү сәбәпле нефть табу динамикасының уңышлылыгы һәм тотрыклылыгы тәэмин ителгән. Алда яңа проектларны тормышка ашыру, чимал базасын үстерү һәм чыгару күләмен арттыру буенча масштаблы эшләр көтә.

Республика башлыгы бүгенге көндә "Баулынефть" нефть бирүнең алдынгы методларын эшләү буенча әйдәп баручы позицияда калуларын билгеләп үтте.

"Баулы җирендә нефть табу тарихы һәм Баулы шәһәренең елъязмасы аерылгысыз. Шуңа күрә предприятиенең юбилее һәм шәһәр Көне бер бәйрәм булып билгеләп үтелүе гаҗәп түгел. "Баулынефть" һәм шәһәр җитәкчелеге һәрвакыт бердәм команда булып районның социаль-икътисади үсешенең югары темпларын тәэмин итү өчен эшләделәр", - дип ассызыклады Татарстан Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов шәһәр һәм нефть сәнәгате үсешенә зур өлеш керткән Баулыларга Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды. 

 (ТР Президенты Матбугат үзәге материаллары кулланылды)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International