"Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ директорлар Советы утырышында Татарстан һәм Россия компанияләренең инновацион эшләнмәләре каралды

2016 елның 26 августы, җомга

2016 елның 26 августында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ директорлар Советы утырышын уздырды.

Утырышта ТР Премьер-министры урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, республиканың әйдәп баручы нефть, газ, химия комплексы предприятиеләре, Россиянең кайбер компанияләре җитәкчеләре катнашты.

Утырышта катнашучыларга Татарстан һәм Россия компанияләренең инновацион эшләнмәләре тәкъдим ителде. Мәсәлән, Чаллының “ЭкоБиоПрепарат” фәнни-җитештерү берләшмәсе вирусларга каршы яңа буын иммуноглобулинлы һәм альбуминлы 10 биопрепарат җитештерүне башлап җибәрергә мөмкинлек бирүче уникаль технологияләр эшләп чыгарган.

Татарстанның Саба районында елына 1200 тонна егәрлеге белән эшләячәк   биоресурсларны эшкәрү заводын төзү күздә тотыла. Биокалдыклар җыю буенча мобиль пунктлар төзү эше башланган.

Табигый газдан оксигенатлар аша олефиннар алу технологиясен Россия Фәннәр Академиясенең А.В.Топчиев исемендәге нефть химиясе синтезы Институты директоры урынбасары Антон Максимов тәкъдим итте. “ИнфоВотч” (InfoWatch) компанияләре төркеме программа продуктларын һәм проектларын төркем президенты Наталья Касперская презентацияләде.

Шулай ук, директорлар Советы утырышында быел 7-9 сентябрьдә узачак  Татарстан нефть, газ, химия форумына әзерлек барышы турында мәгълүмат бирелде.

 

("Татар-информ" МА материаллары файдаланылды) 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International