Тау казу тармагы ветераннарын һәм хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлау

2016 елның 26 августы, җомга

2016 елның 28 августы –шахтерлар Көне. ТР Премьер-министры урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов республиканың тау казу тармагы ветераннарын һәм хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый.

“Хөрмәтле ветераннар һәм тау казу тармагы хезмәткәрләре!”

Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән республикада гипс чыгару белән шөгыльләнүче тау казу тармагы ветераннарын һәм хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм.  

Төзелеш материаллары – төзелеш гипсы һәм коры гипс катнашмалары җитештерә торган предприятиеләрне стратегик чимал белән туктаусыз тәэмин итү күбесенчә  таучыларның нәтиҗәле хезмәтләреннән тора.

Таучы хезмәте җәмгыятьтә хөрмәткә һәм ихтирамга лаек. Таучыларның эше   кешелек һәм профессиональ сыйфатлар - түземлелек, үз-үзеңә ышану  һәм батырлык кебек махсус сыйфатлар таләп итә..

Мактаулы тау тармагы хезмәте белән бәйле булган барысын да, шахта һәм карьерларда, цехларда һәм сәнәгать мәйданнарында эшләүче һәркемгә хөрмәтемне һәм рәхмәтемне белдерәм.

Сезнең осталык, җаваплылык һәм тугрылык таләп иткән яраткан эшегез тирән хөрмәткә лаек.

Республиканың социаль-икътисади үсешендә мөһим роль уйнаган тармакта хезмәт итүегез белән сез хаклы рәвештә горурлана аласыз.

Һөнәри бәйрәмегез көнендә сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, имин тормыш, бәйрәм кәефе, яңадан-яңа һөнәри казанышлар, ниятләгән уңышларыгыз  тормышка ашуын телим!"

Котлау "Республика Татарстан" газетасында (28.08.2016 чыгарылышы: №125 (28119) һәм сайтында урнаштырылган: http://rt-online.ru/trud-gornyakov-polzuetsya-pochetom/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International