Түбән Камага эш сәфәре

2016 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

2016 елның 1 сентябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Түбән Камага эш сәфәре кысаларында "Татнефть" ГАҖ шина комплексы составына керүче кайбер предприятиеләрдә булды.

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры "Түбән Кама шина" ГАҖ, "Түбән Кама шиналар заводы ЦМК" ҖЧҖ, "Түбән Кама техник углерод заводы" АҖ җитештерү мәйданчыкларында булды. Ул җитештерелә торган продукциянең конкуренциягә сәләтен арттыруга юнәтелгән һәм җитештерүне модернизацияләү проектларын тормышка ашыруны барышы белән танышты.

"Түбән Кама шина" ГАҖ җитештерү егәрлеге, җитештерелә торган продукциянең күләме һәм ассортименты буенча Россия шина заводлары арасында иң зурысы.

"УК "Татнефть-Нефтехим" ҖЧҖ җитәкчелеге биргән мәгълүматлар буенча,  2015 елда "Түбән Кама шина" ГАҖ 9 268,7 мең шина чыгарган, шул исәптән, җиңел машина шиналары – 8 042,0 мең данә, җиңел йөк машинасы шиналары– 1 128,7 мең данә, авыл хуҗалыгы – 71,3 мең данә, башкалар – 26,8 мең данә. Россия базарында шина җитештерүчеләр арасында 2015 елның нәтиҗәләре буенча предприятиенең өлеше 20% тәшкил итә. Автозаводлар  комплектациясенә 2015 елның нәтиҗәләре буенча 1 538 278 данә шина   җибәрелгән. 33 яңа тип төрле размерлы шина үзләштерелгән. 2016 елда 40 төр шина үзләштерү планлаштырыла.

2015 елда "Түбән Кама шина" ГАҖ YXLON фирмасының радиаль шиналары ренгенодефектоскопиясен үткәрү өчен станция эксплуатациягә тапшырылды. Тәҗрибә – сәнәгать эксплуатацияләү режимында VMI фирмасының  металлокорд чикләрен туры китерү һәм үлчәп кисү линиясе эшләтеп җибәрелде. Әзерлек цехын реконструкцияләү башланган. Әлеге проект кысаларында резин катнашмаларын ясау буенча 3 линия урнаштыру күздә тотыла. Проектның бәясе 1,98 млрд. сум тәшкил итә. Бу заманча резин катнашмаларны җитештерүне елына 30 мең тоннага кадәр арттырырга  мөмкинлек бирәчәк.

"Түбән Кама тоташ металлокордлы шиннар җитештерү заводы" ҖЧҖ (уникаль җитештерү, ул 2009 елда "Татнефть" ААҖ шиналар комплексын тулыландырды) 2015 елда завод 875 мең данә ЦМК йөк шиналары чыгарган.

"Түбән Кама йөк шиналары заводы" ҖЧҖ узган елда 1 848 мең данә шина  чыгарган, шул исәптән йөк шиналары 1 743 мең данә, авыл хуҗалыгы шиналары - 104 мең данә.

"Түбән Кама техник углерод заводы" АҖ бүгенге көндә 14 маркалы техуглерод  җитештерә. 2015 елда 117,1 мең тонна техник углерод җитештерелгән.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Алберт Кәримовның "Татнефть" ҖАҖ" шина комплексы предприятиеләре җитәкчелеге һәм хезмәт коллективлары вәкилләре белән очрашуы барышында комплекс  предприятиеләренең агымдагы эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре һәм үсеш перспективалары тикшерелде, шул исәптән социаль өлкәдә.

Мәгълүмат өчен:

2002 елның 1 июлендә шина комплексы "Татнефть" ГАҖ нефть химиясе комплексы составында эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International