Казанда Евразия шейперлары белән очрашуда Татарстанның үсеш перспективалары һәм заманча глобаль икътисадның тенденцияләре хакында сүз барды

2016 елның 29 августы, дүшәмбе

2016 елның 29 августында Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Бөтендөнья икътисадый форумының глобаль шейперлары бергәлеге вәкилләре белән очрашуы булып узды. Очрашуда катнашучылар Татарстанның, Россиянең үсеш перспективалары һәм заманча глобаль икътисадның тенденцияләре хакында фикерләштеләр.  

"Сезнең бирегә икенче кат килүгез күңелле күренеш. Без Давосс икътисадый форумы белән тыгыз элемтәдә торабыз. Мин профессор Швабка, сәяси кыенлыкларга карамастан, безнең илебезгә һәм республикабызга күрсәткән игътибары һәм җылы мөнәсәбәте өчен рәхмәтлемен. Миңа Давосс икътисадый форумының яшьләргә нигезләнүе бик ошый", - дип билгеләде Татарстан лидеры үзенең кереш сүзендә. Ул хәбәр иткәнчә, быел бөтендөнья икътисадый форумында белгечләр дүртенче технологик революция турында бик актив фикер алыштылар. Шул ук тема бүген Рөстәм Миңнехановның шейперлар белән очрашуында да үзәк урынны алды. "Сезнең фикерегезне ишетү миңа бик кызыклы", - дип ассызыклады Татарстан Президенты Казанга 25 илдән килгән яшь делегатларга мөрәҗәгать итеп.

Фикер алышу өчен булган темаларның берсе «Киләчәктәге профессияләр» булды. Шейперлар фикеренчә, дүртенче сәнәгый революция зур адымнар белән атлау сәбәпле гадәти мәгариф системасы аның артыннан белгечләр әзерләп өлгертә алмый. Каирдан шейпер Татарстан Президентына республика бу мәсьәләне ничек чишүе хакында сорау бирде.  

Мәгариф чылбыры тоташ һәм өзлексез булырга тиеш, диде Миңнеханов. Балалар бакчасыннан алып югары уку йортына кадәр. “Берничә дистә ел элек сабыйларны балалар бакчасына әти-әниләре эштә вакытта карап тору урыны буларак китерә иделәр. Хәзер исә балалар бакчасы белем бирү процессы башлангычы булып тора. Шул яшьтән үк һөнәргә кызыксыну уяту өчен орлык салу өчен республикада балалар технопарклары эшли, күп кенә балалар бакчаларында махсус дәресләр алып барыла.

Җитди реформа урта белем бирү системасында да башланды. "Без иң яхшы дөнья тәҗрибәсенә игътибар итәбез. Бигрәк тә сингапур тәҗрибәсе", – дип сөйләде Президент. Авырлыклар урта һөнәри әзерләк системасында да булды. Бүген республика югары класслы белгечләр әзерләргә сәләтле дөньякүләм дәрәҗәдәге заманча ресурс үзәкләре ача. Шул исәптән, бу Россиягә 2019 елда Казан эшче һөнәрләр буенча WorldSkills дөнья чемпионатын кабул иткәндә ярдәм итәргә тиеш.

Татарстан Республикасында университет һәм институтлар югары мәктәпкә генә түгел, ә заманча фәнни үзәкләргә һәм теоретик белемнәрен студентлар практика белән ныгыта алырлык тикшеренү лабораторияләренә әйләнеп бару тенденциясе үсә. Әмма югары уку йортларына икътисадның реаль секторы булган белгечләрне алар өчен әзерләгән предприятиеләр белән тыгыз хезмәттәшлек итү кирәк. Бу хезмәт базары ихтияҗлары үзгәрешләренә тиз арада чара күрә белергә   мөмкинлек бирә, диде Миңнеханов.

(“Татар-информ” МА материаллары буенча)  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International