2016 елның 31 августында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов “Ростех” Дәүләт Корпорациясе составына кергән "Берләшкән приборлар төзелеше корпорациясе" АҖ вәкилләре белән очрашты.
Очрашуда "Берләшкән приборлар төзелеше корпорациясе" АҖ вәкилләре - "Россия Фәннәр Академиясе Мәскәү радиотехника институты" АҖ генераль директоры урынбасары Виталий Павленко, "Рыбинский приборлар төзү заводы" АҖ башкарма директоры Оскар Газизов, шулай ук, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелеге һәм "Элекон" Казан заводы ААҖ вәкилләре катнашты.
Очрашу барышында “РФА Мәскәү радиотехника институты” АҖ югары технологияле һәм фәнни эшләнмәләрен куллану, "Рыбинский приборлар төзү заводы" АҖ продукциясен медицина өлкәсендә һәм шул исәптән, Татарстанның башка өлкәләрендә куллану мәсьәләләре каралды.
Мәгълүмат өчен:
Хәзерге вакытта "Россия Фәннәр Академиясе Мәскәү радиотехника институты" (1946 елда нигез салынган) – радиофизика, плазма физикасы, югары энергияләр физикасы өлкәсендә электрофизика һәм радиотехника комплексларын булдыру буенча илдә әйдәп баручы фәнни-җитештерү үзәкләренең берсе.
"Рыбинский приборлар төзү заводы" АҖ (1951 елда нигезләнгән) фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләре башкара, доплер тизлек үлчәүче, яраксызга чыккан почмакларны һәм самолетлар үткән юлны һәм вертолетларның барлык модельләре, шулай ук, җыюның телеметрика системаларын һәм хәрәкәт итүче объектларның мәгълүматын эшкәртү буенча тармакның әйдәп баручы предприятиесе булып тора.