Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Республика Көне уңаеннан Мөрәҗәгате

2016 елның 30 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанлыларга Республика Көне уңаеннан Котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

"Кадерле Татарстанлылар!

Егерме алтынчы тапкыр Татарстанның төп дәүләт бәйрәмен – Республика Көнен билгеләп үтәбез.

Бу вакыйга Татарстанның хәзерге тарихының башлангыч ноктасына әйләнде, күпмилләтле Россия һәм туган республикабызның традицияләренә хөрмәт белән караучы, хезмәт сөючән, патриотизм рухында, күңелендә ватанпәрвәрлек хисләре саклаган барлык Татарстанлыларны берләштерде.

​Икътисадның заманга ярашлы итеп яңарту, Иннополис  югары технологияләр шәһәрен төзү, Россиядә иң уңышлы потенциал үстерүче  «Алабуга» махсус икътисадый зонасы, федераль дәрәҗәдәге «ИнноКам» эре кластерын булдыру, инвестицияләр җәлеп итү  һәм яңалыклар үзләштерүдә актив эшләү – болар барысы да киләчәктә Татарстан Республикасы үсешенә юл ача.

Татарстанның яңа дәүләтчелеге урнашканнан бирле икътисадый үсешнең төп максаты булып Татарстанлыларның тормыш сыйфатын үстерү тора.

Бүген республика социаль яктан әһәмиятле булган  утыздан артык программаны тормышка ашыра. Актив рәвештә торак төзелеше алып барыла, мәгариф, спорт һәм мәдәни объектлар торгызыла, фельдшерлык-акушерлык пунктлары  ачыла, эшкуарларга, фермер хуҗалыкларына, шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү буенча чаралар комплексы гамәлгә ашырыла. Паркларны, шәһәр бакчаларын, су саклау зоналарын төзекләндерү, матурлау белән бәйле проектлар өстендә эшләү кешеләр өчен уңайлы тирәлек булдыруга юнәлтелгән.

Татарстанлылар бу үзгәрешләрне позитив бәялиләр, тормышка ашырылучы программалар һәм проектларда актив рәвештә шәхсән катнашалар, иҗтимагый үсешкә йогынты ясарга омтылалар. Бу соңгы елларда ирешелгән уңай эш нәтиҗәләренең берсе.

Иҗтимагый татулык һәм ризалыкның гадәттәгечә мөһим факторы булып   милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр үсешенең позитив характеры тора. Ике әһәмиятле проектны тормышка ашыру – Болгар ислам академиясен булдыру һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу – Татарстанда төп конфессиянең киләчәктәге хезмәттәшлегенең ышанычлы нигезен сала. Төрле халыкларның мәдәни һәм дини җәүһәрләре чәчәк атуы – чиксез хәзинәбез, конкурентлыкта  һичшиксез өстенлегебез.

                                      
​Татарстандагы икътисади казанышларыбыз, социаль-сәяси тотрыклылык  җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатлары сайлаувын уңышлы  уздыру өчен уңай алшартлар тудыра. Депутатлыкка кандидатлар арасында үзләренең профессионаллыгын эшләре белән раслаган, Россия Федерациясенең законнар чыгаручы югары органында республика вәкиле булып эшчәнлек алып барырга сәләтле татарстанлылар аз түгел.

Кадерле дуслар! Татарстан һәм Татарстанлылар һәрвакыт бердәмлек рухы  көченә ия булдылар. Бу исә үз алдыбызга һәрвакыт иң амбицияле бурычлар куярга, аларны күмәк хезмәт, иҗадилык, зур ышаныч һәм күркәм үҗәтлек белән башкарып чыгарга мөмкинлек бирде һәм бирәчәк. Болар барысы да безне  көчле итә, киләчәккә ышаныч белән карарга ярдәм итә.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Татарстан Республикасы  Хөкүмәте исеменнән, шәхсән үз исемемнән сезгә иминлек, тынычлык, якты тормыш, барлык уй-ниятләрегезнең чынга ашуын, бәхет һәм күңел күтәренкелеге телим.

Бәйрәм белән! Республика Көне белән!».

(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары кулланылды)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International