2016 елның 26 августында ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефть" ГАҖ директорлар Советының чираттагы утырышы булып узды.
Утырышта "Татнефть" ГАҖ 2016 елның җиде ае эчендә бюджет үтәлеше нәтиҗәләре каралды һәм агымдагы елның сентябрь аена бюджет расланды, беренче яртыеллыкта Компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлегенең нәтиҗәләре турында сүз барды.
Хисап чорында Компания ятмаларыннан 13,739 млн. тонна нефть чыгарылган, бу узган елның шул ук чоры күрсәткечләреннән 4,8 % артык. Иярчен нефть газын чыгару 461 млн. куб. метр тәшкил иткән, бу 2015 елның шул ук чоры дәрәҗәсеннән 5,6 % артык.
2016 елның 26 августында Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәнәгать, авыл хуҗалыгы, фән һәм мәдәният өлкәсе вәкилләренә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләк алучылар арасында - 56 Татарстанлы.
Тантаналы чарада, шулай ук, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башкалар катнашты.
Республика Көне алдыннан бездә матур бер гадәт бар - Татарстанның уңышлы, алдынгы вәкилләрен хөрмәтләү, дип ассызыклады ТР Президенты үзенең сәламләү чыгышында. "Бүген Татарстан Республикасы динамик рәвештә үсә. Безнең нефть химиясе һәм нефть эшкәртү, машина төзелеше өлкәләрендә, агросәнәгать һәм энергетика кластерларын үстерү буенча зур планнарыбыз бар. Шул ук вакытта, без мәгариф, медицина, социаль яклау мәсьәләләренә дә зур игътибар бирәбез", - диде Рөстәм Миңнеханов.
2016 елның 25 августында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Мәскәү шәһәренең Зеленоград административ округы Префекты Анатолий Смирнов җитәкчелегендәге Мәскәү шәһәре башкарма хакимият органнары делегациясе белән очрашты.
Мәскәү делегациясе составына Мәскәү шәһәрендәге Троицк шәһәр округы Башлыгы Владимир Дудочкин, Мәскәү шәһәре инновацияләр Агентлыгы җитәкчеләре, Зеленоград үсеше Корпорациясе, Троицк инновацион территориаль кластеры, Мәскәү Сәүдә-сәнәгать палатасының Зеленоград филиалы җитәкчеләре, "Техновотум" фәнни-сәнәгать компаниясе, "Ангстрем" ААҖ, "ПКК Миландр" АҖ, "ДОКА ҮЗӘГЕ" АҖ кебек предприятие вәкилләре керде.
2016 елның 25 августында “Казан ярминкәсе” Күргәзмә Үзәге территориясендә РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Татарстан Республикасында җиңел сәнәгать тармагы үсеше сораулары буенча эксперт чара булып узды.
Чарада Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР текстиль һәм җиңел сәнәгать эшмәкәрләре берлеге, "Текстиль һәм җиңел сәнәгать" Технологик платформасы, ТР җиңел сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Дискуссия быел 24-25 ноябрь көннәрендә Мәскәүдә “Рэдиссон Ройал” Конгресс-паркында узачак ел саен үткәрелә торган йомгаклау Бөтенроссия җиңел сәнәгать форумына әзерлек кысаларында узды.
2016 елның 23 августында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Тамбов өлкәсе администрациясе Башлыгы Александр Никитин белән очрашуында катнашты.
Очрашу барышында Татарстан Президенты республиканың конструктив диалогка әзер булуын ассызыклады. Хәзерге вакытта төбәкләр арасында сәүдә-икътисади әйләнеш 1,7 млрд сумнан артмый. “Бу бик аз. Тамбов өлкәсенең дә, Татарстан Республикасының да потенциалы шактый. Безнең продукция – химия тармагы, машина төзелеше – күпкә җитди күрсәтелергә тиеш, дип ышанам. Ә безнең коллегаларыбыз монда ихтыяҗга лаек булган азык-төлек, авыл хуҗалыгы продукциясе җибәрә. Без үсешнең яңа юнәлешләре турында да сөйлибез. Тамбов өлкәсендә җиләк-җимеш юнәлеше җитди үсеш алган, ә без бу мәсьәләдә артта калабыз. Бу юнәлештә эшләячәкбез”, - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.
2016 елның 22-23 августы көннәрендә Чехия Республикасының Көньяк Моравия крае Гейтманы Михал Гашек җитәкчелегендә Чехия делегациясенең Татарстан Республикасында визиты уза.
“Казан” Халыкара аэропортында Чехия делегациясен ТР Премьер-министры урынбасары - ТР cәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов каршы алды.
Агымдагы елның 22 августында Чехия Республикасының Көньяк Моравия крае Гейтманы Михал Гашек җитәкчелегендә Чехия делегациясе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Очрашу барышында яклар Татарстан Республикасы һәм Чехия Республикасының Көньяк Моравия крае арасында төрле өлкәләрдәге хезмәттәшлекнең актуаль сорауларын карадылар.
2016 елның 22-27 август көннәрендә Яр Чаллыда “КАМАЗ” ГАҖ тарафыннан оештырылган "PROF хәрәкәт-2016" Яшьләр өчен һөнәри юнәлеш бирүче форум уза.
Масштаблы һөнәри юнәлеш бирү очрашуы Кама автогиганты базасында өченче тапкыр үтә. Быел исә "PROF хәрәкәт" форумы халыкара статусын алды. Эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлыгын арттыруга әйдәүче әлеге чарада Россия һәм якын чит илләрнең 39 шәһәреннән 200 якын мәктәп укучысы, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары катнаша.
2016 елның 22 августында ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, Яр Чаллы Башкарма комитеты, "КАМАЗ” ГАҖ җитәкчеләре катнашында Форумның ачылышы булып узды.
Түбән Камага – 50 ел.
2016 елның 20 августында Түбән Камада шәһәренең ярты гасырлык юбилеена багышланган тантаналы чаралар узды.
Тантаналы чараларда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, нефть химиясе ветераннары һәм башка мөхтәрәм кунаклар. ТР Хөкүмәтенең рәсми сайтында турыдан-туры трансляцияләнгән бәйрәм парады узды.
"Хөрмәтле Түбән Кама халкы һәм бәйрәм кунаклары, сезне шәһәрегезнең ярты гасырлык юбилее белән чын йөрәктән котлыйм, - диде чыгышында Рөстәм Миңнеханов. - Шәһәр тарихы 1958 елда башланган. Ул заманда республикабызда Түбән Кама сәнәгать районын оештыру турында карар кабул ителгән иде, районның үзәге Европадагы иң эре нефть химиясе комплексы булырга тиеш иде".
2016 елның 20 августында Түбән Кама шәһәренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Түбән Кама нефтехим» ГАҖ альфа-олефиннар җитештерү буенча заманча производствоны эксплуатациягә кертү тантанасында катнашты.
Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Алберт Шиһабетдинов, «Түбән Кама нефтехим» ГАҖ директорлар Советы рәисе Владимир Бусыгин, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре озатып йөрде.
2016 елның 19 августында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов рәислегендә Казанда 7-9 сентябрь көннәрендә Татарстан нефть-газ-химия форумын үткәрү сораулары буенча оештыру киңәшмәсе узды.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Алберт Кәримов хәбәр итүенчә, Татарстан нефть-газ-химия форумы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россия табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән уздырылачак.
Форумны оештыручылар - ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ, "Татнефть" ГАҖ, "ТАИФ" ААҖ, "Нефтеконсорциум" ЯАҖ, ТР Фәннәр Академиясе, "Казан ярминкәсе" Күргәзмә Үзәге ААҖ.