«ENES-2016» Халыкара форумы кысаларында уздырыла торган бөтенроссия конкурсларында җиңүчеләрне сайлау буенча интернет-тавыш бирү

2016 елның 1 ноябре, сишәмбе

2016 елның ноябрендә «ENES-2016» энергетика үсеше һәм энергия нәтиҗәлелеге буенча V Халыкара форумы кысаларында уздырыла торган бөтенроссия конкурсларында җиңүчеләрне сайлау буенча интернет-тавыш бирү уздырыла.

2016 елның 1-10 ноябрь көннәрендә массакүләм мәгълүмат чараларының, "МедиаТЭК" төбәк администрацияләре һәм ягулык-энергетика комплексы компанияләре матбугат хезмәтләре буенча Икенче Бөтенроссия конкурсына интернет-тавыш бирү (http://www.медиатэк.рф);

2016 елның 5-15 ноябрендә ENES 2016 энергия нәтиҗәлелеген үстерү, энергияне  саклау өлкәсендә гамәлгә ашырылган проектлар буенча Өченче Бөтенроссия конкурсына интернет-тавыш бирү (http://enes-expo.ru).

Интернет-тавыш бирүдә федераль эксперт комиссиясе тарафыннан сайлап алынган региональ этапның конкурс проектлары катнаша.

Җиңүчеләрне бүләкләү 2016 елның 23-25 ноябрь көннәрендә ENES-2016 энергия нәтиҗәлелеген һәм энергетиканы үстерү буенча V Халыкара форумын үткәрү көннәрендә узачак.(Мәскәү шәһәре, Кунаклар сарае (Гостиный двор).

Ачык интернет-тавыш бирүдә һәм Татарстан Республикасы проектларын яклауда катнашырга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International